Әлмәт шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Арча Укучылар сараеның өч проекты "Татнефть" хэйрия фондының "Игелек энергиясе" -2022 грант конкурсында җиңде. 24 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 2022 елда конкурска алты номинациядә 1400дән артык проект игълан ителгән иде . 129 проект грант ярдәме алды "Спортивное ориентирование-выбор молодых", "Спорт туризм-выбор молодыых", "ROBOАРСК" проектларын тормышка ашыруга 1 млн.сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Проектлар Арча районы балаларын һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, техник иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International