Иң мөһиме – иминлек

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Арча район прокуратурасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты милегендәге буш торган биналарны коммерция оешмаларына биреп, аларны балалар да булган күп кеше катнашындагы күңел ачу чараларын үткәрү өчен файдаланулары ачык-ланды.

Әмма, янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарны бозып, әлеге биналар автомат янгын сигналы белән җиһазландырылмаган, ә бу гражданнарның, шул исәптән балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә, янгын чыга калганда милекнең зарарлану һәм юкка чыгу куркынычы тудыра.

Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл җирлеге җитәкчесе адресына тәкъдим кертте, ләкин тәртип бозуны төзәтү буенча чаралар күрелмәде.

Шуңа күрә район прокуратурасы Арча район судына башкарма комитетның бер нәрсә дә эшләмәвен законсыз дип тануны һәм буш биналарны янгын сигналы белән җиһазлауны йөкләүне сорап дәгъва гаризасы кертте.

Суд дәгъва гаризасы таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде. Район прокуратурасы суд карарының үтәлешен контрольдә тота.

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International