2022 елның гыйнварында Яңа Кенәрдә яшәүче бер кеше урамда торган “ВАЗ-21140” автомобиленә үтеп керә һәм урлап алып китә. Тәртип сагында торучылар аны башка урамда туктаталар.
Суд бу кешене РФ Җинаять кодексының 166нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьне (автомобильгә законсыз ия булу) ясауда гаепле дип тапты һәм җинаятьләрнең кабатлануын исәпкә алып, бер елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул җәзаны каты режимлы колониядә үтәячәк.
Хөкем карары законлы көченә керде.