2021 елның 8 декабрендә Арча районында яшәүче 34 яшьлек бер кеше газ кискече белән койма баганасы өчен утыртылган бер металл торбаны һәм бер рельсны кисә. Аларны тураклый да, арбага төяп китеп бара.
Суд аны РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне (урлау) эшләүдә гаепле дип тапты. Аңа дәүләт кеременә 8 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә керде.