Профсоюзның чираттагы бүләге – теплоходта сәяхәт

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

“Бәхетле сез, тагын кая барасыз инде, диләр безгә. Сезнең кайгыртучы, яклаучы, саклаучы профсоюзыгыз бар. Безнең дә профсоюз бар. Без дә профсоюз әгъзасы бит. Әмма без алай профсоюз кайгыртуын сизмибез...”, – дип кызыга кайбер оешма вәкилләре.

Тормышта, эштә төрле хәлләр булып тора. Хезмәт кешесе законнар белән бәйле аңлашылмаган сораулар алдында, авыр тормыш сынавы каршында калырга мөмкин. Андый вакытта безнең ярдәм итәргә әзер торучы район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз җитәкчесе Вакиф Вәгыйзович бар. Төрледән-төрле спорт ярышлары, санаторийларга, диңгезгә ташламалы юлламалар, теплоходларда сәяхәт – болар барысы да аның тырышлыгы.

11-13 май көннәрендә Татарстан Республикасының иң яхшы 150 укытучысы, тәрбиячесе, өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре Идел елгасы буенча “Федор Панферов” теплоходында өч көнлек круизда булдылар.

Теплоход “Казан–Самара–Казан” шәһәрләре аша узды. Арча районыннан 15 кеше  әлеге сәяхәткә бару бәхетенә ирештек. 

Теплоход хезмәткәрләре безне җылы каршыладылар. Сәяхәтебез теплоход командасы һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышудан башланды. Барлык уңайлыклары булган каюталарга урнаштык, сәяхәтебез җыр-биюле концерт программасы белән башланып китте. Круизда катнашучылар өчен кызыклы сәяхәт программасы әзерләнгән иде. Казаннан кузгалгач, Самара шәһәрендә туктадык. 

Самара Идел буенда урнашкан борынгы шәһәр, Россиянең космик башкаласы. Биредә “Союз” ракеталарын эшлиләр, бу шәһәрдә танылган кинорежиссер Эльдар Рязанов туа, язучы Максим Горький була. Самара өлкәсенең тарихи өлешендә агач архитектура, Сталин чорына хас корылмалар сакланган. Сәүдәгәрләр урамында архитектура һәйкәлләре урнашкан. Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекле урыннар (Җиңү паркы һ.б.) шактый күп. Без, туристлар, ул урыннарда булып, истәлеккә фотога төштек.

Теплоходта урнашкан “Идел” һәм “Кама” рестораннары  безне тәмле ризыклары белән сыйлады. Өч тапкыр ашау, бай меню, заманча сервис, итагатьле официантлар, оста пешекчеләр сәяхәтебезне тагын да баетты, ялыбызны күңеллеләтте. Елга буенча теплоход сәяхәтеннән без яңалыклар туплап, ял итеп, рухланып кайттык, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләдек.

Чулпан Сәмигуллина,

Шушмабаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча

 директор урынбасары, биология укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International