“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков баш зоотехник Ришат Вәлиев турында шулай ди.
“Мин үзем дә Ришат әйткәннәргә буйсынам, – ди ул. – Чөнки азыкның сыйфаты өчен кыш көне ул җавап бирәчәк”.
Хуҗалыкта люцернадан сенаж салуга керештеләр. Хуҗалык җитәкчесе: “Җиде минутта бер йөк тула”, – дигән иде. Без барында ул моны тагын бер тикшереп карады. Һәр эш әнә шулай төгәл исәпләнгән монда. Җиде минут саен яшел масса төялгән машина яки трактор китеп тора, аларны икенчеләре алыштыра. Бер минут тик тору юк!
Ришат көнгә ике тапкыр яшел массаның дымлылыгын тикшерә. Иң яхшысы – дымлылыкның 65 процент булуы. Аннан артса да, кимесә дә ярап бетми. “Протеин 18–22 процент булса бик яхшы, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – Монысы – сенаж өлгергәч. Хәзерге вакытта “Яңарыш” ширкәтендә салына торган яшел массада протеин 30 процент чамасы”.
Люцерна яхшы үскән, әле чәчәккә бөреләнеп кенә килә.
– Баштарак салына торган сенаж күп сөт бирә торган сыерлар өчен, – ди Илгизәр Садыйков. – Соңрак салына торганнарында протеин кими инде, шуңа азык әзерләүгә иртәрәк керешүең яхшы.
Ильяс Фәттахов