Районыбыз халкы менә дигән итеп эшли дә, сокланырлык итеп ял да итә белә. Сабантуй ул – беренче чиратта игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме.
“Туган җиргә мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт белән башкарган авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Хезмәт батырларына Сабантуйларда һәрчак урын түрдә булачак, алар хөрмәт һәм олылауга лаек”, – диде район башлыгы Илшат Нуриев Арча Сабантуен ачу тантанасында.
Әйе, игенчеләребез, белгечләр, җитәкчеләр быел гади булмаган шартларда язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыктылар. Һәр хуҗалыкның иң алдынгы механизаторларын мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр. Аларның күбесенең исемнәре районда яхшы билгеле. “Абсолют чәчү батыры – 2022” исеменә лаек булган һәм беренче урынны яулаган “Кырлай” ширкәте тракторчысы Данил Рәхимов һәр елны сокланырлык итеп эшли. Кыр эшләре чорында район башлыгының бүләкләрен алмый калган елы юк. Улы Раил белән чәчү комплексында тәүлек буе эшлиләр.
“Язгы чәчү батыры – 2022” исеменә лаек булучылар исемлегендә “Ташкичү” ширкәтеннән Айрат Шаһидуллин да бар. Ул да хуҗалыкның төп терәге, чәчү комплексында бар чәчүне чәчә диярлек, аңа да уллары булыша. Үзләре чәчкән басуларны уҗымнар тишелгәч бергәләп карап чыгалар – чын игенчеләр гаиләсе!
“Курса МТСы” ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтов турында да мактау сүзләрен күп әйтергә була. Игелекле остаз да ул, яшьләргә киңәшләре белән ярдәм итә. Аның чәчү комплексы районда беренчеләрдән булып басуга чыга һәм иң яхшы күрсәткечләргә ирешә.
Сабантуй кунакларын, район халкын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тәбрикләде, шулай ук Россия көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.
Сабантуйны ачу мизгелләре истә калырлык булды. Педагогика көллияте, сәнгать мәктәбе, барлык мәдәният хезмәткәрләре чыгышы ямь өстенә ямь булды, рәхмәт үзләренә!
Бизәлгән атлар килеп керүгә мәйдан тагын да ямьләнеп китә. Тайларга кадәр бар! Тәэсирләндерерлек, сокландырырлык тамаша!
Апаз авылыннан Нияз Закиров, Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов, Шекәдән Зөлфәт Сибгатуллин, Яңа Кенәрдән Әхтәм Әхмәтҗанов, Ашытбаштан Рәис Шәкүров атлары иң яхшы бизәлгән дип билгеләп үтелде. Бизәлгән атлар ияләренең барысына да акчалата бүләкләр бирелде.
Көрәшне дә рәхәтләнеп карады халык. “Быел узган елгы кебек комачаулап йөрүчеләр дә юк”, – диештеләр. Көрәшчеләр дә чынлап көрәштеләр кебек, һәрхәлдә, “театр уйнау-чылар” булмады. Көрәшне шуның өчен яратабыз да бит!
.jpg)
Район Сабантуе батырлары
Балалар арасында
1. Сәмир Ахунов (Арча)
2. Әмир Әһлиуллин (Наласа)
3. Нияз Хәкимуллин (Арча)
Ветераннар арасында
1. Вагыйз Мәннанов (Түбән Мәтәскә)
2. Рифат Борһанов (Арча)
3. Сөләйман Галиуллин (Ашытбаш)
65 кг.га кадәр
1. Салават Әхмәтгалиев (Иске Иябаш)
2. Рамил Хәсәнов (Иске Чүриле)
3. Денис Абдуллин (Иске Иябаш)
75 кг.га кадәр
1. Илшат Фазылҗанов (Түбән Мәтәскә)
2. Рамил Хәкимҗанов (Арча)
3. Инсаф Кәримуллин (АПК)
85 кг.га кадәр
1. Инсаф Мөбарәкшин (АПК)
2. Нәсим Габидуллин (Иске Масра)
3. Дамир Әһлиуллин (Наласа)
95 кг.га кадәр
1. Илшат Идиятов (Арча)
2. Әнис Гарипов (Өчиле)
3. Фаяз Зарипов (Наласа)
95 кг.нан югары
1. Альберт Ситдыйков (Иске Кишет)
2. Илнур Зәйнуллин (Арча)
3. Илнар Хәбибуллин (Сарай-Чокырча)
Абсолют батыр
Альберт Ситдыйков (Иске Кишет)
Авыл сабантуйлары батырлары
Айван – Рөстәм Минәшәев (Айван)
Апаз – Рөстәм Сибагатуллин (Казан)
Кәче – Динар Закиров (Чулпан)
Наласа – Рәнис Шәмсетдинов (Наласа)
Яңа Кенәр – Рәшит Сибгатуллин (Казан)
Шурабаш – Данил Хөсәенов (Шура)
Сөрде –Динар Гатауллин (Югары Оры)
Түбән Оры – Айнур Нурмөхәммәтов (Казан)
Яңа Кишет – Фәнил Вәлиев (Кышкар)
Яңа Кырлай – Илшат Идиятов (Арча)
Өчиле – Әнис Гарипов (Өчиле)
Түбән Аты – Рүзәл Хуҗиев (Урта Аты)
Урта Сәрдә – Рашат Салихҗанов (Биектау, Мүлмә)
Урта Курса –Радик Сибагатуллин (Сарай-Чокырча)
Мөндеш – Илнур Зәйнуллин (Арча)
Иске Кырлай – Илдар Хәбибуллин (Казан)
Түбән Мәтәскә – Илшат Фазылҗанов (Түбән Мәтәскә)
Иске Чүриле – Данис Сәләхетдинов (Биектау, Коркачык)
Сикертән – Илнур Зәйнуллин (Арча)
Ташкичү – Дамир Әһлиуллин (Наласа)
Ашытбаш – Дамир Әһлиуллин (Наласа)
Иске Ашыт – Ринат Насыйбуллин (Казан)
Орнашбаш – Илназ Зарипов (Орнашбаш)
Утар Аты – Илнур Моратов (Утар Аты)
Югары Аты – Илнар Җәләлетдинов (Югары Аты)
Урта Пошалым – Инсаф Мөбарәкшин (Биектау, Ильино)
Үрнәк – Илнур Зәйнуллин (Арча)
Шушмабаш – Альберт Ситдыйков (Иске Кишет)
Шекә – Алимас Кәримов (Шушмабаш)
Яңасала – Данир Сөләйманов (Арча)
Ильяс Фәттахов