Арча станциясендә амбулатория ачылды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Арча станциясендә Көньяк урамы, 60/1а йортында (татар зираты янында) табиблык амбулаториясе ачылды.

Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Табиблар, шәфкать туташлары, шул тирәдә яшәүчеләр дә килгән иде. Бу бинада аптека да булачак. Халык бик сөенде. 

Казаннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хезмәтне саклау һәм техник контроль идарәсе җитәкчесе Фәнис Исхаков та кайтты. Баш табиб Рифат Идрисов тантананы ачып җибәрде. Аркылы куелган кызыл тасманы кисеп, хәерле сәгатьтә өр-яңа амбулаториягә уздык. Шактый зур бинадагы уңайлыкларны исебез китеп карап йөрдек. Терапевт, балалар табибы да, акушер, көндезге бүлек, стоматология, процедура бүлмәләре – бар да бар. “Хыялыбыз тормышка ашты”, – дип карап йөрделәр. Медицина хезмәткәрләре җитәрлек булып (ә Арчада алар җитми, диләр!), амбулатория халыкка хезмәт итәргә язсын!

Медиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Шундый шатлыклы вакыйгадан соң  медицина хезмәткәрләре шул ук көнне сәгать 3тә район Мәдәният йортына җыелдылар. Зал тулы кеше иде. Ветераннар да килгән. Матур бәйрәм булды. Район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәтне саклау һәм техник контроль идарәсе җитәкчесе Фәнис Исхаков, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, халыкка китергән игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, исән-сау булып, район халкына намуслы хезмәт итүләрен теләделәр. Үз эшләрен яратып, намус белән башкарган табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар, техник хезмәткәрләр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бәйрәмне Илназ Бах һәм аның хатыны Гүзәл Идрисова һәм аларның малайлары (өчәү) күтәреп җибәрде. Гүзәл бер кызыклы яңалык та әйтте. “Без сезнең баш табиб Рифат Идрисов белән туганнар, – диде ул. – Безнең әтиләр бертуган”. Халык шаулатып кул чапты. Баш табиб Илназ Бахтан “Бер күрешү үзе бер гомер” җырын башкаруын сорады. Барыбыз да рәхәтләнеп шул җырны тыңладык.

Киләчәкне алдан белеп булмый,

Кем гомере кайчан өзелер.

Исәнлектә күбрәк күрешәек,

Бер күрешү үзе бер гомер...

Әйе, киләчәкне алдан белеп булмый. Барыбыз да исән-сау булып, ешрак күрешеп торырга язсын! Медицина хезмәткәрләренә  халык гомерләрен дә озайтырга һәм дә рәхмәтләрне ешрак ишетергә насыйп булсын!

Румия Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International