Узган шимбәдә Шекә авылында Мөзәкир Гаптрахмановның “Хәтер йомгагын сүткәндә” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Җәйнең кояшлы матур көнендә Шекә авылына юл тоттык.
Районыбызда үзенең “пәриләре” белән данлыклы Шекә безне гүзәл табигате, мөлаем халкы белән каршы алды. Авыл урамнары буйлап бер-бер артлы печән төягән тракторлар, сенаж салу өчен яшел масса төягән “КамАЗ” машиналары тыз да быз үтеп кенә тора. “Җәйнең бер көне ел туйдыра”, – дигән гыйбарәгә тугры калып, механизаторлар, тракторчылар кышка азык әзерләү белән мәшгуль. Тырыш, хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр яши биредә. Чиста урамнар, төзек йорт-җир, каралты-куралар – үзләре өчен үзләре сөйли. Эшли дә, ял да итә белә шекәләр. Бу юлы да, уттай кызу эш өсте дип тормаганнар, олысы да, кечесе дә клубка авыл турындагы китапны тәкъдир итү кичәсенә җыелганнар. Бу кичә аларның күңелендә җылы, матур бәйрәм булып истә калыр.
“Бисмилләхир-рахмәнир-рахим” дип шәфкатьле, мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән башланып китә китап. Авторның истәлекләре белән сугарылган, авыл тарихын, авыл халкын, аның эшчәнлеген чагылдыручы бай эчтәлекле бу китап Шекәдә яшәүчеләр өчен генә түгел, төрле чорларда тормыш сукмаклары шушы авыл белән бәйле булган башка кешеләрдә дә кызыксыну уятыр. Аның авторы – Шекә авылында туып, бүгенге көндә Арчада яшәүче Мөзәкир Гаптрахманов. Кечкенәдән китап укырга яратып үскән Мөзәкир ага сигезенче сыйныфта укыганда ук күңелендә берәр әсәр язып карау теләге туа. Бу китапны язып, ул авылдашларына зур бүләк ясау белән беррәттән үзенең балачак хыялын тормышка ашырган, дияргә дә буладыр. Аның китап язарга алынуы да уйламаганда килеп чыга. Хезмәт юлын Шекәдә укытучы булып башлап, гомере буе җаваплы эшләрдә, җитәкче урыннарда эшләгән, “Татарстанның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре” исеменә лаек булган Мөзәкир әфәнденең туган авылы, аның кешеләре белән бәйле шактый истәлекләре җыела. Җитмеш яшьлек юбилеен үткәргән вакытта авылдашы, үзенең элеккеге укучысы Әгъләм Локмановның “Мөзәкир абый, син мин белмәгән, ишетмәгән вакыйгаларны искә аласың. Мөмкин булса, авыл турында белгәннәреңне язып, китап итеп бастыр әле”, – дигән сүзләре зур эшкә тотынырга этәргеч бирә. Аның сүзләрен Җәлил хәзрәт тә хуплап ала. Ә Әгъләм Локманов күңелне кузгатып кына калмый, китап чыгаруда иганәчелек ярдәме күрсәтергә алына. Тик Мөзәкир аганың авырып китүе сәбәпле 2020 елда башланган эш хәйран вакытка тукталып тора. Урын өстендә ятса да, ул үзендә китапны язып бетерергә көч таба. Ниятең изге булса, ярдәмчеләре дә табыла. Аллаһы Тәгалә аны Шекә кызы, бүгенге көндә Шушмабашта гомер итүче Суфия Нигъмәтҗанова белән очраштыра. Суфия ханымга ул үз гаиләләре турында истәлекләр язып бирүен сорап шалтырата. Суфия апа аның гозерен аяк астына салмый, тиз арада истәлекләрен язып та бирә. Мөзәкир ага аннан кулъязмаларын компьютерда бастырып бирүен сорагач та каршы килми ул. Китапны басмага әзерләүдә, мәгълүмат, материал туплауда ул үзеннән зур өлеш кертә. Шулай итеп алар бергәләп эшли башлый.
Шундый урау юллар үткән, бик күп кешеләрнең көче кергән китапны тәкъдир итү кичәсе дә гади, эчтәлекле булды. Мөзәкир Гаптрахманов, Әгъләм Локманов, Суфия Нигъмәтҗанова китап турында мәгълүмат бирделәр, өзекләр китерделәр. Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, аларга рәхмәт әйтеп, шамаилләр тапшырды. Үзешчән артистлар матур җырлары, биюләре белән сөендереп, авыл халкына шундый зур бүләк ясаганнары өчен китапны бастырып чыгаруга өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде. Күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рәҗәп Вилданов авыл тарихының чыганакларга кертелмәгән өлешен бәян итте. Кичә ахырында китапны чыгаруда иганәчелек ярдәме күрсәткән Әгъләм Локманов авылдагы һәр хуҗалыкка берәр китап бүләк итте.
Мөзәкир Гаптрахманов: “Бөтен эшләрен ташлап, мине хөрмәт итеп килгәннәре өчен Шекә халкына һәм шушы китапны тәкъдир итү кичәсен оештырганнары өчен китапханә мөдире Гөлшат Локмановага, клуб мөдире Люция Абдуллинага олы рәхмәтемне белдерәм”.
Резедә Хәкимҗанова