Прокуратура аңлата

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 28 маендагы 141нче номерлы ФЗ белән РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексына янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге тәртип бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтә торган төзәтмәләр кертелде.

Мәсәлән, кодексның “Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу” дигән 8.32нче маддәсенең 1нче өлешендә гражданнарга –15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр дәүләт хезмәтендәге кешеләргә – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр күләмдә штраф салу каралган.

Моннан тыш, әлеге кодексның “Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу” дигән 20.4нче маддәсендә күздә тотылган хокук бозулар өчен гражданнарга – 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә – 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Әгәр мондый гамәлләр аерым янгынга каршы режим шартларында ясалса, штрафлар икеләтә арта.

Радик Хәбибуллин,

район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International