6 июльдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә “Арча муниципаль районындагы сулык-ларда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, үлемнәрне булдырмау”, “Арча муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы мәсьәләләр каралды.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Арча муниципаль районының гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәрипова, район мәгариф идарәсе вәкиле Алсу Ибраһимова, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин, Арча янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев чыгыш ясады.
– Әлеге мәсьәләләр кешеләр сәламәтлеге һәм гомере белән бәйле булганга аеруча мөһим, – диде Ренат Гатиятов. – Көннәр салкынча торуга карамастан, җәйнең беренче аенда республикада 10 кеше суга батып үлгән, шуларның 3се – балалар. Быел бу яктан безнең районда имин булса да, 2012 елдан соң районда 16 кешенең, шул исәптән 2 баланың суда гомерләре өзелүен онытырга тиеш түгелбез.
2022 елда районда 24 янгын булды, 1 кеше зыян күрде, һәлак булучылар юк. Узган ел бу чорда 31 янгын чыгып, 1 кеше үлгән иде.