Арча район прокуратурасы “Заря” агрофирмасында хезмәткә түләү өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында хезмәт килешүләренең хезмәт законнарына туры килмәве ачыкланды, хезмәт килешүләрендә хезмәткә түләү шартлары күрсәтелмәгән. Моннан тыш, ял өчен түләү, эштән киткән хезмәткәрләргә исәп-хисап ясау законда билгеләнгән срокларда башкарылмый. Төнлә эшләгән каравылчыларга өстәмә түләнми.
Әлеге фактлар хезмәт законнарын, шул исәптән гражданнарның дәүләт гарантияләгән хокукларын һәм ирекләрен тупас бозу булып тора.
Район прокуратурасы, хезмәт законнарын бозуны бетерү максатында, “Заря” агрофирмасы” ширкәте директоры адресына тәкъдим кертте.
Валерий Медведев,
Арча районы прокуроры ярдәмчесе