2022 елның 6 июнендә Арча районында яшәүче 38 яшьлек ир исерек хәлдә машина руле артына утыра. Яңа Кенәр урамында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Соңрак аның исерек хәлдә машина йөрткәне өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.
Әлеге ир гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Арча район судына җибәрелде.