Арча районында яшәүче 49 яшьлек ир 2020 елның 29 декабреннән 2021 елның 29 гыйнварына кадәрге арада Арча балык хуҗалыгы коймасының 26 бүлемен кискән. Аларны металл кабул итү пунктына тапшырган. Барысы 52000 сумлык зыян салган.
Хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 100 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.