Илфат Фәйзрахманов: “Кечкенәдән табиб булырга хыялландым”

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

7 июльдә Арча үзәк китапханәсендә “Алтын каләм – нинди галәм?” дип исемләнгән кызыклы һәм файдалы чара узды.

“Алтын каләм” матбугат фестивалендә катнашкан яшь каләм тибрәтүчеләр танылган журналист, якташыбыз Илфат Фәйзрахманов һәм “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова белән түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. Очрашу барышында кызык-лы сораулар бирелде, төпле фикерләр әйтелде, осталык дәресе һәм мавыктыргыч биремнәр башкарылды.

Киләчәген журналистика белән бәйләргә теләгән яшьләр кунакларга берсеннән-берсе җитди сораулар бирделәр, Илфат Фәйзрахмановның эшчәнлеге, әлеге өлкәгә ничек кереп китүе, аны бүген ниләр борчуы белән кызыксындылар. Танылган журналист, үз чиратында, “Нур” балалар радио һәм тележурналистика түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларга төпле фикерләрен, кагыйдә итеп язып алырлык киңәшләрен җиткерде.

– Яңадан һөнәр сайлыйсы булса, журналист булмас идем. Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Әле дә ак халатлы һөнәр ияләренә сокланам, - диде ул. Мондый җавап өстәл артындагыларны бераз аптырашка да калдырды.

– Журналистика – ул чир. Кайсы һөнәр иясе булсаң да, әгәр синдә сәләт бар икән, журналист булып була. Әгәр инде бу юнәлешкә кереп китәсең икән, аннан чыгып булмый. Юлда барганда да, нидер эшләгәндә дә, уйда нидер язам мин. Йоклаганда яза башлаган хикәяләрем төшкә керә. Торгач аларны кәгазьгә төшереп куям. Тәүлектәге 24 сәгать кенә җитми кайчак, – дип дәвам итте остаз. 

Журналист булырга теләүчеләргә беренче чиратта сөйләм телен үстерергә киңәш итте Илфат Фәйзрахманов. Татар теленең бүген әдәби тел нормаларына туры килмәве өчен борчылуын җиткерде.

Телевидениедә беренче иҗтимагый-сәяси аналитик программа чыгаручы белгеч бүгенге көндә үз газетасын нәшер итә. Эшен башлап җибәргәндә күп кенә авырлыклар белән очрашса да, хәзер “Безнең гәҗит”нең республикада тираж буенча өченче урында булуын әйтте баш мөхәррир.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International