Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча Универсиада утын каршылады
2013 елның 5 июле, җомга
Бөтен дөнья халкын үзенә җыячак Универсиада уеннары башланырга санаулы көннәр калып бара. Июльнең 6сыннан 17сенә кадәр 12 көн барачак уеннарга мәркәзебез 26 июньдә үк катнашучыларны кабул итә башлады, бүгенге көндә 35 илдән катнашучы командалар килгән инде.
Дөньякүләм вакыйга көннәре якынайган саен аңа багышланган чаралар да ешайды. Ә иң мөһиме – Универсиада уты Татарстанга килеп җитте. Аны чит илләрдән 25 гыйнвар көнне Владивосток шәһәре кабул итеп алган иде, Россиянең эре шәһәрләрен һәм республикабызның көнчыгыш районнарын иңләгәннән соң ул ниһаять, безнең район җирлегенә дә керде. Узган атнаның җомгасында арчалылар Универсиада утын каршылау тантанасының шаһиты булды.
27нче тапкыр узучы уеннарда яулаган уңышлары бәрабәренә лаеклы рәвештә Универсиада утын тотып йөгерүчеләрнең саны быел 2013 булачак. Шуларның 30ы – безнекеләр, арчалылар! Яшь буынның булдыклылыгы бер куандырса, араларында инде лаеклы ял яшендә булып та, тормышлары, эш–гамәлләре белән яшьләргә үрнәк, терәк булган шәхесләрне күрү үзе күңелле күренеш.
Арчаның 5нче гимназиясе территориясендә тантаналы рәвештә башланып киткән чарада утны ничәмә–ничә чакрымнар сүндермичә саклап йөртүче студентлардан район башлыгы Алмас Назиров кабул итеп алды. Ә эстафетаны район башкарма комитеты җитәкчесе, спорт ветераны, республиканың алкалы хоккей буенча чемпионы Илшат Галимуллин башлады. Аннан, шулай ук спорт ветераны, ТР физик культура, спорт, РФ мәгариф отличнигы, өч хәрби көрәш буенча СССР спорт мастеры Барый Бакиров кабул итте. Факелны кабул итеп алучылар арасында “ТР физик культура отличнигы” күкрәк билгесе иясе Илдар Шакиров, РФ Президентының Рәхмәт хаты иясе Наталья Сафиуллина, “ТР мәгарифендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе иясе Рина Бәдриева, “Безнең иң яхшы директор—2011” гранты җиңүчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, дартс буенча ике тапкыр ТР чемпионы Ринат Гәрәев, гер спорты буенча СССР спорт остасы Ринат Алиев, спорт ветераннары Шәйдулла Сәлахов, Равил Хәйруллин, Зиннур Сәгыйтов, РФ спорт осталары Рәфкать Җәләев, Фаил Һадиев, Фәрит Мөбарәков, чаңгы буенча СССР спорт остасы Гыйниятулла Гатауллин, спорт төрләре буенча ТР чемпионнары Айсылу Сабирова, Ирек Әскәров, Гөлшат Әхмәдуллина, Ильяс Сафиуллин, Рамилә Әхмәтҗанова, РФ гомуми белемнең мактаулы хезмәткәре Фатыйх Хәкимуллин, Арча муниципаль районының мактаулы гражданины Илдус Сәгъдиев, укуда, спортта алдынгы, талантлы яшьләр бар иде. Арча урамнары буйлап шатлыклы бәйрәм рухы өләшеп йөрүче факел ияләрен районыбыз халкы юл читләрендә сәламләп озатып барды. Утны кабул итеп алучыларның куанычтан балкыган йөзләрен күрү — искиткеч гүзәл күренеш! Шулай булмыйча, аларның да илебез данын күтәрүдә лаеклы өлеше кергән бит! Арчаның үзәк стадионына кадәр төшеп җиткән утны мактаулы факел тотып йөгерүче Алмас Назиров Универсиада касәсенә кабызып тамашачыга тагын да якты хисләр бүләк итте. “Без дөньякүләм масштабтагы тарихи вакыйганың шаһитлары. Универсиада уты ул — тынычлык, теләктәшлек, мәңгелек яшьлек, хәрәкәт һәм сәламәтлек символы. Бүген мин һәр кешене бәйрәм белән котлыйм һәм илебездәге әлеге олы вакыйгага катнашы булган һәркемне сәламлим”, — диде ул район халкын бәйрәм белән котлап. Бәйрәм кунакларын шулай ук ТР яшьләр эшләре, туризм һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та котлады һәм Универсиада факелын (сүндерелгән) студентлар гимны астында район башлыгына истәлеккә бүләк итте.
Әйе, чыннан да, ул көнне Арчада зур бәйрәм булды. Чөнки Универсиада уты алып килгән шатлык стадионда инде ел да үткәрелүче Яшьләр һәм Шәһәр көненә тоташып дәвам итте.
Бәйрәм булгач, әлбәттә, җыр-бию, уен-көлке, ярышларсыз булмый. Яшьләр булган җирдә бу аеруча сизелә. Республиканың яшь талант ияләре башкарган җырларны тыңлап, спорт һәм халык уеннарында көчләрен сынашып, милли көрәш карап халык рәхәтләнеп бәйрәм итте. Соңыннан Арча күген бәйрәм салютының энҗе утлары яктыртты.
Арча гәрләде, шатланды, канатланды. Бәйрәм чарасы салют белән тәмамланды. Ә аның рухы күңелләрне Казанга, Универсиада уеннарына әйди.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз