Универсиада ачылышына арчалылар да барды

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Ниһаять, ул көн килеп җитте! 166 илдән килгән катнашучы, 25000 волонтер, 12000 спортчы һәм күпсанлы кунаклар белән Казанда Универсиада 2013 ачылды. 27 төрдәге спорт уеннары өчен 64 спорт корылмасы һәм биналар әзерләнгән, шуларның 38сы яңа төзелгән.

Универсиада Россия җирлегендә икенче тапкыр уздырыла. 1973 елда аны СССРның Мәскәү шәһәре кабул иткән иде. Ә Казанда узачак уеннарны, барлык күрсәткечләр буенча да рекордлы булыр дип вәгъдә итәләр.

Уеннарга быел тәүге тапкыр билбау көрәше, регби-7, самбо, синхрон йөзү һәм бокс кертелде. Спорттан тыш, шулай ук “Мәдәниятле Универсиада” программасы да Уеннарда беренче тапкыр.

Ачылу тантанасының искиткеч шоу булып кына калмыйча, якты хисләр бүләк итүче матур шавы да тамашачының күңелен, рухын баетты. Татарстан Республикасы һәм Россиянең халык артистлары башкаруындагы җырлар, Россиядә яшәүче халыкларның көнкүрешен яктыртучы күренешләр, бизәлеш һәм тагын бик күп гүзәллек. Ачылышта Татарстанның меңнән артык иҗади коллективы, 200дән артык цирк остасы катнашты.

Универсиада уеннарының төнге сәгатләрдә ачылуының сере – оештыручылар тарафыннан, йолдызлы серле күктә шоу тагын да сихри булсын дип уйланган адым.

Уеннарның ачылышына килгән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин фатыйхасын бирде, уңышлар теләде.

Алда, 10 көн дәвамында ярышлар көтә. Нәтиҗәләре сөендерерлек булсын.

Универсиада уеннары ачылу тамашасын Арча районыннан да вәкилләр һәм район башлыгы А.Назиров та күреп кайтты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International