Көтеп алган җәйге яңгырлар хәвеф–хәтәр дә алып килә. 6 июльдә көчле җил Арча шәһәрендә шактый түбәләрне туздырып ташлады, агачларны аударды.
— Юл тыкрыгы урамында бер йортны яшен суккан дигән хәбәр алдык, — ди Арча янгын гарни- зоны җитәкчесе Мәсхүт Шәрәфиев. — Ләкин барып җиткәч бернинди ут–мазар күрмәдек. Давыл сарай, гараж түбәләрен алып ташлаган, йортның морҗа башын җимереп төшергән. Шуннан төшкән тузан, корым өй өчен тутырган, хуҗалар өй яна дип уйлаганнар.
Шулай да, яшен сугудан бу көнне Апаз авылында бер хуҗалыкның сарае янды, бәхеткә, йортны саклап кала алдылар.
Арча метеостанциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 6 июльдә районда — 19,3, 8 июльдә 39 мм яңгыр яуган. Айлык норма — 68 мм. Иң күп яуган урын — Арча шәһәре. Бу яңгырлар бөтенләй яумаган урыннар бар.
Сүз башы судан башланырга тиеш иде. Чөнки озакка сузылган корылык, эссе һава суның иң кадерле әйбер икәнлеген кабат искә төшерде. Шәһәребездәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр краннардан су акмавыннан зарлана башлады. 2010 елдагы корылыкта да булган иде мондый хәл.
— Шәһәрне су белән тәэмин итүдә бернинди проблема юк, — ди “Водоканал–Сервис” ширкәте җи-тәкчесе Тәлгать Миндубаев. — Үзләре турында гына уйлап, бакчаларына су агызып ятучылар катлауландыра хәлне.
Җитәкче үзенең сүзләрен саннар белән дә беркетеп бирде. Гыйнвар, февраль, март айларында шәһәрдә тәүлеккә уртача 2566 кубометр су тотылган. Ә менә июнь, июль айларында бу сан 7181 кубометрга җиткән! Шунысы гаҗәп — су бирү 2,8 тапкыр арткан һәм ул һаман да җитми! Түбән Курса, Күпербаш чишмәләреннән килә торган суга водокачка, питомник, “Сельхозхимия” чыганакларын да өстәргә туры килгән. Әмма болар да күп фатирлы йортларда яшәү-челәрнең хәлен җиңеләйтмәгән.
— Суны сибеп кенә калмыйлар — агызалар, — ди Тәлгать Миндубаев. — Шундыйлар бар, бәрәңгенең буразна аралары су белән тулган, тагын чия төбенә агызалар. Берничә кешегә үзем кисәтү ясадым. Дөньяда башка кешеләр барлыгын да онытырга ярамый бит.
Явып үткән яңгырлардан соң Арчада тәүлеккә 3200 кубометр су тотылган. Ике тапкырга якын кимегән. Күп фатирлы йортларга да су нормаль килә. Димәк, кеше өлешенә кермәгәндә барыбызга да җитә.