2022 елның 14 июлендәге 260нчы номерлы закон нигезендә, халык алдында дәүләт куркынычсызлыгына каршы юнәлдерелгән эшчәнлек алып баруга чакырган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.
Җинаять кодексы яңа 284.4нче маддә белән тулыландырылды.
Россия Федерациясе куркынычсызлыгына каршы юнәлдерелгән эшчәнлеккә халык алдында чакырулар яисә власть органнары һәм аларның урындагы кешеләренең Россия Федерациясе куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча вәкаләтләрен үтәүгә комачаулаган өчен 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 1 елдан алып 3 елга кадәрге чордагы кереме күләмендә штраф салына яисә аерым вазыйфалар биләү яки 3 елга кадәр аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп яки алардан башка 2 елдан 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Әгәр дә шундый ук гамәлләр алдан килешенеп кешеләр төркеме тарафыннан ясалса; үзенең хезмәт урынын файдаланып; массакүләм мәгълүмат чараларын, шул исәптән “Интернет” челтәрен кулланып ясалса, җәза катылана, мәсәлән, 300 мең сумнан 1 млн сумга кадәр яки хөкем ителүченең 3 елдан 5 елга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салына яисә 3 елдан 5 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яки 5 елга кадәр аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп һәм 6 айдан 2 елга кадәр иреген чикләү яки аннан башка җәза бирелә.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе