Халыклар бердәмлеге көне

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Рәсәйдә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Ул халкыбызның тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлеген чагылдыра.

Шул уңайдан музеебызда  Арча 5 нче  гимназиясенең ял лагеренә йөрүче балалары белән чара оештырылды, Халыклар бердәмлеге  көненең мәгънәсе аңлатылды.  Авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, бердәм булсак,  төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык булып туган җиребездә матур яшәячәкбез дигән фикер балаларга җиткерелде. Шулай ук укучылар «4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне»нә багышлап ясалган күргәзмә һәм музейдагы экспозиция белән дә таныштылар.

 Әйе дөрестән дә аңлашып, бердәм булып  яшәсәк кенә тормышыбыз һәрвакыт алга китәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International