«Туган җирем -Татарстан»

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

«Казан арты» тарих-этнография музеенда 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан «Туган җирем -Татарстан» исемле викторина оештырылды.  Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Конституция –  илнең төп законы. Викторинада катнашучылар Республикабыз тарихына бәйле сорауларга җавап бирделәр, дәүләт символлары турында сөйләделәр. Чарадан соң музей экспозицияләре белән танышып, мавыктыргыч экскурсия тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International