Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хыяллар чынга аша торган кич
2013 елның 19 июле, җомга
Хыяллар чынга аша торган кич
Җәйге Универсиада уеннары тәмам. Россия җыелма командасы 155 алтын, 75 көмеш һәм 62 бронза медаль яулады.
XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада уеннарының ябылу тантанасын спорт сөюче тамашачылар үзгә бер дулкынлану белән көтте.
Хыяллар чынга аша торган кич. Чыннан да, тамашачыларның хыяллары, махсус таратылган открыткаларга язылып, зур шарда Казан күгенә очты. КЕШЕ. Әгәр җир йөзендә син булмасаң, табигать–ана сине күп төрле гамәлләр кылырга сәләтле итеп яралтмаган, хыялларыңны тормышка ашырырга мөмкинлекләр бирмәгән булса, җирдә мондый гүзәллекләр туа да алмас иде. Үзеңнең бу дөньяга килүеңә, аның кешеләр белән матур булуына, шундый тамашада катнаша алуыңа горурланмый мөмкин түгел.
Моннан 5 ел элек, Казан Җәйге Универсиада уеннары үткәрү мөмкинлеген откач, республикада кызу эш башланды. Шул ара эчендә мәркәзебезнең бүгенге гүзәл күренеше өчен бик күп тырышлыклар куелды, яңа биналар сафка басты, төзекләндерелде. Әлеге эшләргә бик күп төзүчеләр-нең кул һәм йөрәк җылы- сы салынды. Шулар арасында безнең арчалылар да бар. Эшләгәндә авыр булса да, үзләренең көче кергән “Казан–Арена” стадионында Уеннарның ябылу тантанасында катнашу аларга аеруча күңелле иде.
27 спорт төрендә җиңү яулаган спортчыларның стадион буйлап үтүе, Россия халкының милли костюмнары, Россия күләмендә танылган җырчыларның, төркемнәрнең чыгышы, алар арасында Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллинаның да булуы, һәр чыгышның үзенчәлекле биюләр, акробатик күнегүләр белән үрелеп баруы — һәммәсе бәйрәм тамашасына үз төсмерен бирде.
Универсиада көннәрендә волонтерларның өлеше әйтеп бетергесез иде: алар тәрҗемәче дә, юл күрсәтүче дә, озатып йөрүче дә һ.б. булды. Россиянең һәр төбәгеннән, дөньяның төрле илләреннән җыелган волонтерлар ябылу тантанасында берничә сәгать буе тамашачы белән бергә шатланып, биеп, куаныч та, моңлану да тулы (чөнки аерылышыр көннәре җитте) кичерешләрен уртаклаштылар. Казан яшь йөрәкләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек ачты, 162 илнең яшьләрен дуслаштырды. Биредә тәҗрибә туплаган волонтерларны әле алда тагын Универсиадалар, Олимпия уеннары көтә.
Тантанада чыгыш ясаган һәркем Уеннарның яхшы дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Универсиада ябылу тантанасына килгән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, ФИСУ Президенты Клад Луи Гальен, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин өлеше кергән һәркемгә, Татарстан җи-тәкчелегенә олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә Казаннан Универсиада әләмен Корея Республикасының Кванджу шәһәре кабул итеп алды.
Татарстанлыларга, Казан шәһәрендә яшәүчеләргә менә шундый тарихи вакыйганы күрү бәхете тиде. Универсиада — 2013 – күңелләрдә озак сакланырлык вакыйга — хыял–өметләрнең чынга ашуы, сәламәт тормыш, камил акыл эшчәнлеге һәм иң мөһиме — бәхетле мизгелләр тулы яшәеш ул. Шушы көннәрдә татар рухы, милли бәйрәмнән алган хис–кичерешләр, сумкаларга тулган чәк–чәкләр, Татарстанның гүзәллеген, тарихын чагылдырган сувенирлар, милләтебезнең җылы рухын сеңдереп, дөньяның 162 иленә юл алды. Килә-чәктә дә бер–беребез белән дустанә мөнәсә-бәттә, тыныч, тату булып яшәргә язсын!
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз