Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында ГТО комплексындагы яңалыклар турында сөйләделәр

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Спорт министры урынбасары Илдар Садриев ГТО комплексының 2023 елда гамәлгә керәчәк яңалыклары турында сөйләде. Әйтик, киләсе елдан башлап баскычлар саны 11 дән 18 гә кадәр артачак.
Садриев сүзләренә караганда, илнең төп спорт сынавы баскычларының артуы күбрәк кешене физкультура белән шөгыльләнүгә һәм башка физик активлыкка җәлеп итү белән бәйле.
«ГТО үтәү – үзенчәлекле хәл, ул үз көчеңне, ныклыгыңны тикшерү. Хәзер  төрле яшьтәге кешеләр үзләренек физик халәтләрен тикшерә алачаклар», – дип ассызыклады Садриев.
Әйтергә кирәк, баскычлар  18 яшьтән арта  башлаячак. Моннан тыш, яңалык 18 яшьтән 25 яшькә кадәр һәм 25 яшьтән 29 яшькә кадәр яшь категорияләренә бүленешне күздә тота.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International