Мәгълүматлар күрсәткәнчә, янгыннар чыгуның төп сәбәбе – кеше үзе.
Барлык янгыннарның 10 проценты тәмәке тартудан килеп чыга. Тәмәке тарта-тарта йоклап киткән исерек кеше мәңгегә күзләрен йомарга мөмкин. Янган әйбердән бүленеп чыккан агулы истән кеше агулана һәм үлә. Алкоголь кешенең баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә тәмәке төпчекләрен балконнан ташларга ярамый, алар астагы балконнарга яки җил белән күрше балконнарга эләгергә, шуның аркасында янгын чыгарга мөмкин.
Хәмер кулланганнан соң ризыкны янган плитәдә калдыралар. Нәтиҗәдә янгын чыга. Исерек хәлдәге кеше ваемсыз була, алар ягылган мичне дә, электрга тоташтырылган көнкүреш әйберләрен дә оныталар.
Үз йортыгызда чамадан тыш алкогольле эчемлекләр кулланудан тыелырга, тәмәке тартмаска тырышыгыз. Йортыгызга янгын белгертүче приборлар алып куегыз. Янгын чыккан очракта алар сезне чыелдап уятачак, хәтта күршеләрегез ишетеп керәчәк. Янгын сүндергеч җайланмасы да булдырыгыз. Телефоннар: 01, 101, 112.
Илдар Хәйруллин,
янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы