Шикәр диабеты – җитди чир

2022 елның 26 ноябре, шимбә

Дүшәмбе – 14 ноябрьдә Бөтендөнья шикәр диабеты авыруына каршы көрәш көне булды.

Шул уңайдан без халыкны кызыксындырган сораулар белән район үзәк хастаханәсенең эндокринологы, табиб-терапевты Индира Урманова белән сөйләштек.

 – Индира Зөфәровна, безнең районда шикәр диабеты белән күпме кеше авырый?

 – Шикәр диабеты җитди чир. Безнең районда шикәр диабеты белән авыручы 1721 кеше теркәлгән. Бу сан тагын да артыграк булырга мөмкин. Һәм бу шулай да. Чөнки үзенең бу чир белән авырганын белмәүчеләр дә бар. Ул башта сизелмәскә, аннан килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә диспансерлаштыру үтәргә, табибка күренергә, анализлар бирергә кирәк. Быел 88 кешедә шикәр диабеты ачыкланды, узган ел 132 кешедә билгеле булды. Ел башында 1нче типтагы диабет белән авыручы 97 кеше исәпләнә, шуның 14е балалар һәм яшүсмерләр.

 – Шикәр диабеты нинди чир ул?

 – Безнең организмда инсулин гормоны бар. Инсулин ашказаны асты бизендә бета-күзәнәкләрдә эшләп чыгарыла һәм канда глюкоза дәрәҗәсе күтәрелүгә каршы бүленеп чыга. Ул кандагы шикәрне тиешле дәрәҗәдә тота һәм күзәнәкләрне энергия белән тәэмин итә, шулай итеп, бөтен организмның эшчәнлеген көйли.

– Әгәр дә инсулин җитмәсә?

– Инсулин организмда тиешле күләмдә эшләнмәсә, кандагы глюкоза дәрәҗәсе какшый башлый һәм углеводларның энергиягә әверелү процессы бозыла. Нәтиҗәдә күзәнәкләргә азык җитми, алар аны сәламәт органнардан алырга тырыша һәм шуның белән ул сәламәтлеккә бик нык зыян китерә. Бөерләр эшчәнлеге бозыла, күзләргә, йөрәк һәм кан тамырларына зыян килә. Әкренләп организм таушала. Әмма бүгенге заманда кандагы шикәр күләмен медицина  препаратлары белән тиешле дәрәҗәдә тотып була.

– Шикәр диабетының билгеләре нинди?

– 2нче типтагы шикәр диабеты белән гадәттә 40 яшьтән узганнар авырый. Алда әйтеп үткәнемчә, башта билгеләре сизелмәскә дә мөмкин. Тора-бара чир үзен белдерә башлый. Авыз кибә, даими су эчәсе, ашыйсы килә, кече йомыш белән еш бәдрәфкә йөрелә, төнлә йокысызлык күзәтелә, хәлсезлек сизелә, көндез йокы килә, күз күреме начарлана, тәндәге яралар озак төзәлә, вакыт-вакыт баш әйләнә, кул-аяклар ойый, калтырата һ.б.

 – Шикәр чире нидән килеп чыга, сәбәпләре?

 – Күп ашау, аз хәрәкәтләнү, симерү, артык нервылану һ.б. Ул нәселдән дә килеп чыгарга мөмкин.

– Бу чирне ничек ачыклап була?

– Кандагы шикәр күләменең артуы моның ачык дәлиле. Шуңа да кандагы шикәр күләмен тикшертеп торырга кирәк.

 – Чирне контрольдә тоту һәм тулы канлы тормыш белән яшәү өчен нишләргә?

– Еш һәм аз-азлап ашарга, баллы һәм майлы ризыкларны чикләргә, өстәлдә яшелчә, җиләк-җимеш, рафинадланмаган бөртектән әзерләнгән боткалар өстенлек итсен – алар шикәр, татлы эчемлекләр, рафинадланган бөртектән пешерелгән боткаларга караганда акрынрак эшкәртелә һәм кандагы глюкоза да көйле генә күтәрелә, терлек итен, майларын киметергә, үсемлек майларына, майлы балыкларга, кош итенә өстенлек бирергә, артык авырлыктан сакланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, чиста су эчәргә, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска кирәк. Ризык витаминнарга һәм минералларга бай булырга тиеш. Кыскасы, табиб кушкан диетаны үтәргә киңәш итәбез. Кандагы глюкоза дәрәҗәсен, кан басымын, холестерин күләмен тикшереп торырга. Елга бер тапкыр медицина тикшерүе үтәргә.

 – 1нче типтагы шикәр диабеты турында да әйтеп үтсәгез иде.

– 1нче типтагы шикәр диабетын яшьләрнеке, балаларныкы, диләр. Бу чир тормыш рәвешенә бәйле түгел. Ул иммун системасыннан тора. Организмда инсулин начар җитештерелә яки бөтенләй эшләнми. Монда инде инсулин препаратыннан башка булмый.

– Коронавирус шикәр диабеты китереп чыгарырга мөмкинме?

 – Әйе, мөмкин, андый очраклар бар. Төрле катлаулылыклар килеп чыкмасын өчен коронавирустан вакцина ясатырга кирәк.

 – Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International