Матурлык дөньяны коткарыр

2013 елның 24 июле, чәршәмбе
Матурлык дөньяны коткарыр
Килеп туктауга, күз явын алырлык аллы–гөлле чәчәкләр патшалыгы каршы алды безне. Нинди генә төре, төсе юк!
Биредәге гүзәллеккә юлдан үтеп йөрүче машиналылар да, җәүялеләр дә битараф калмый. Гомумән, район газ хезмәте ел саен кышын район халкын “боз патшалыгы” белән дә шаккатыра. Ә чәчәкләр урамда гына түгел, ишегалдында да бихисап икән. Аларга баккан кешенең күңеле күтәрелми калмыйдыр.
Бөтен Арча чәчәккә күмелеп утырган чорда “Магнит”, “Эссен” кебек зур кибетләр тирәсендә алар юк. “Эссен”да чәчәк утырту өчен махсус урыннар бүленгән, тик анда “горур кыяфәттә” алабута үсеп утыра. Югыйсә, янәшәсендә генә тирә–ягын гөлләргә күмгән чәчәк кибете. Эссенлыларның күңелләрендә кызыгу хисе дә юк, ахры. Кибет алларындагы брусчаткаларны кыргый үлән баскан, кибет аллары себерелмәгән, асфальт тулы тәмәке төпчеге. Тулган чүп савытларындагы чүпне җил очыртып урамга тарата... “Магнит”ның алгы өлешендә тәртип, ә арткы ягында чүп үләннәре. Бинаның фасадында да урыны–урыны белән купкан урыннар шактый. Фасад дигәннән, андый күренеш бер “Магнит”та гына күзәтелми, район сәүдә идарәсе бинасының арткы ягында да купкан җирләр күп. Алай гына да түгел, монда ишегалдына килеп керүгә территориядә аунап ятучы чүп–чар, тулы чүп контейнеры, чабылмаган үлән “түтәлләре” күзгә бәрелә.
ПМК–Мелиорациянең урам буйлап сузылган биналары тирәсендә үлән-нәр чабылмаган, арендага биргән өлешләрендә фасадының буяулары кубып төшеп, ямьсез төсмер биреп тора, элек булган чәчәклекләр ташландык хәлдә.
“Энергосервис”, “Арча АТП”сы, “Татавтодор”ның Арча филиалы, “Арча МСО”сы ширкәтләрендәге тәртип, матурлык исә күпләргә өлге булып тора. Әнә шундый тырыш хезмәт нәтиҗәсен күрү ничек рәхәт! “Арскнефтепродукт” территорияләре арткы ягында (ә ул нәкъ юл буйлап) агач араларында чабылмаган үлән, вокзалның подстанциясе тирәлегендәге куаклар чытырманлыгы, теләсә кайда аунап ятучы чүп–чар, тимер юлда эшләү кораллары саклана торган бинаның арткы өлешенең ямьсезлеге әлеге оешмаларның төзекләндерү буенча эшләрен юкка чыгара.
Матурлык дөньяны коткарыр, дигән язучы Федор Достоевский. Үзебез яшә-гән җирлекне матурлауга үзебез җаваплылык хисе тоймасак, кем килеп тәртипкә салыр соң? Бе-рәүнең йортын икенче берәү килеп җыештырмый бит. Чистарту, матурлау күңел күтәренкелеге дә тудыра. Шәһәребезнең матурлыгын бергәләп булдырыйк һәм шул чакта һәрвакыт күңел күтәренкелеге белән яшәрбез.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International