Югалтмыйча җыярга

2013 елның 24 июле, чәршәмбе
Югалтмыйча җыярга
19 июльдә оешма, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә ярты еллык эшкә йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев үзенең чыгышында әйтеп үткәнчә, авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, безнең күрсәткечләр табигать шартларына турыдан–туры бәйле.
Соңгы вакытта барлык җитештерү күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Терлекләрнең баш саны, ит, сөт җитештерү кимеде. Дөрес, чагыштырмача әйбәт эшләүчеләр дә бар. Әмма гомуми күренеш артык куанырлык түгел.
Быел да җитәрлек терлек азыгы әзерләү җиңелләрдән булмаячак. Корылык үләннәрдән дә, игеннәрдән дә көткән уңышны алырга мөмкинлек бирмәде. Әле аның булганын да югалтуларсыз җыйнап алырга кирәк. Район башкарма комитетының “2013 елда урып–җыю, туңга сөрү һәм көзге чәчү эшләренә әзерләнү һәм үткәрү буенча чаралар” турындагы карары әнә шул максатка юнәлдерелгән.
Әлеге карарда предприятие, оешмалар җитәкчеләренә килешү нигезендә авыл хуҗалыгы оешмаларына йөк машиналары, тракторлар, комбайннар һәм эшче көчләр белән булышу тәкъдим ителә. Авыл хуҗалыгы ширкәт-ләре, авыл җирлекләре җи-тәкчеләре урып–җыю эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланырга бурычлы.
Урып–җыю, туңга сөрү, көзге чәчү эшләренә оператив җитәкчелек итү өчен штаб төзелде, сыйфат комиссиясе расланды. Урып–җыю алдынгыларын хөр-мәтләү өчен район газетасында Мактау тактасы булдырылды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 22 июльдә үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә дә сыйфат комиссияләренең ныклап эшләүләрен таләп итте: “Ашлык болай да аз, беренче көннәрдән югалтуларга юл куела. Моңа тиз арада чик куярга кирәк”, — диде ул.
Сыйфат комиссияләре, абруйлы кешеләр составында, һәр хуҗалыкта да эшләргә тиеш.
Район башлыгы урамнар, территорияләрнең матурлыгы, чисталыгы мәсьәләләренә дә тукталды. Шәһәр үзәгендә дә күңелсез күренешләр җитәрлек, кемдер чәчәк үстерсә, кемгәдер алабута үссә дә барыбер. Өмәләр күңел ачып керү өчен үткәрелми, анда конкрет, файдалы эш башкарылырга тиеш. Беркемнең дә тирә–юньне ямьсезләргә хакы юк.
Игеннәрне урып–җыюга килгәндә, 23 июльгә 2644 гектардагы (барысы 52269 гектар) бөртеклеләр урылды, 2110 гектарда (4 процент) суктырылды. Шуның 1300 гектары — арыш, 432 гектары – көзге бодай, 371 гектары – борчак.
Урып–җыюда “Ватан” хуҗалыгы өлгерлек күрсәтә. Биредә 12 процент мәйдандагы игеннәр суктырып алынды. Борчак суктыру төгәлләнде, 230 гектардагы мәйданнан уртача 10ар центнер чыкты. Бу хуҗалыкта яңа ашлыкны кабул итүгә дә яхшылап әзерлән-деләр, Пөшәңгәрдә яңа орлык склады төзелде. Апазда 200 башка исәпләнгән сыерлар торагы төзелүен дә әйтергә кирәк.
“Игенче” ширкәтендә игеннәрнең 10 проценты җыйнап алынды. “Татарстан” ширкәтендә дә эш темпы көчәя.
Әлегә район буенча уртача уңыш — 23 центнер. “Ак Барс–агро”да — 37,7, “Игенче”дә — 37, “Северный”да 24әр центнер чыга. Иң түбән уңыш “Нива” хуҗалыгында — 8 центнер гына. “Ак Барс–агро” ширкәтендә арыш уңышы гектардан — 38,8, көзге бодайныкы 35 центнер. “Игенче”дә көзге бодай 37шәр центнер бирә.
Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International