Комиссияләр эштә

2013 елның 26 июле, җомга
Комиссияләр эштә
“Игенче” ширкәтенең сыйфат комиссиясе рәисе Рәшит Шәйхетдиновны көзге бодай басуында очраттык.
Биредә кызу эш кайный, җиде комбайн иген диңгезендә йөзә. Суктырылган теземнәрне атлап чыгарлык түгел, каерылып уңган бодай, гектардан 40 центнерга якын уңыш бирә.
Районның сыйфат комиссиясе рәисе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов үз эшендә — суктырылган саламны актарып, бөр-текләр эзли башлады. Чит ил комбайннарында да югалтулар бар, чөнки масса калын, күпмедер бөртек барыбер салам белән чыга.
— Тизлекне киметергә кирәк, — дип киңәш итте ул.
Көзге бодай безнең як культурасы түгел. Аны бар да игәргә тырышып карадылар инде. Кышны бөтенләй чыга алмаган еллары да булды. Саклау чаралары кулланмасаң, тукландырмасаң, технологияне үтәмәсәң, үсми инде ул. Ә боларда бар шартлар да үтәлгән. Чыннан да, уңыш яхшы, арба таккан 5 “КамАЗ” көчкә ташып өлгерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International