Авырлыклар куркытмый

2013 елның 26 июле, җомга
Авырлыклар куркытмый
Арча педагогика көллияте яңа уку елын тулысынча диярлек үзгәреп каршы алачак. Биредә кызу “урак өсте”, ныклап төзекләндерү бара. Анда бүген 90га якын кеше эшли.
— Бинаны яңадан эшләп чыгу белән бер диярлек. Чөнки безнең кул кагылмаган стеналары гына калды, — ди мастер Хәмит Рәхимов.
Көллият бинасын төзек-ләндерүдә “Арча МСО”сы ширкәте мастерлары Тәбрис Корбанов һәм Хәмит Рәхимов җитәкчелегендәге бригадалар эшли. Бинаның кайсы почмагына барма — эчтә, тышта эш кайный. Түшәмнәр гипсокартон белән эшләнә, идәннәргә линолеум җәелә, тәрәзәләр алыштырыла, яңа ишекләр куела, сантехник җайланмалар, электр үткәргечләр бөтенләе белән алыштырыла. Ике спортзалның тәрәзә-ләре, ишекләре яңартыла, стеналары штукатурлап буяла. Моннан тыш актлар залы зурайтылып төзелә. Тышкы ягы да тышланачак. Коймалар яңара, тимер рәшәткәләр куела.
— Өске катларда эшне тәмамладык инде. Хәзер беренче катта эшлибез, — ди мастер Хәмит Рәхимов.
Моннан тыш көллиятнең тулай торагында да төзекләндерү эшләре алып барыла. Тәрәзә, ишекләр алыштырыла, стеналары штукатурлана һәм буяла.
Мастерларның берсе Хәмит Рәхимов белән якыннанрак таныштык. Ул “Арча МСОсы” ширкәтендә 1977 елдан бирле. Армиядән кайткач туган авылы Түбән Атыда бераз эшли. Соңрак Арчага килеп, “ПМК–762” оешмасына балта остасы булып урнаша. Аннан ун ел дәвамында төзелеш материаллары белән тәэмин итү-че хезмәтен башкара. Яңадан озак еллар балта остасы була. Әнә шулай пенсия яшенә җиткәнен дә сизми кала.
— Арчадагы бик күп биналарга хезмәтем керде. Хәзер алар яныннан: “Без төзегән бина бит бу”, — дип горурланып үтәсең. Күңел сөенә, — ди Хәмит Рәхимов. — Балта остасы булу җиңел хезмәт түгел. Күбрәк түбәдә эшләргә туры килә. Шуңа пенсиягә чыгу белән китәрмен дигән идем. Җи-тәкче мастер булып калырга тәкъдим ясады. “Өйдә дә нишлисең. Тырышып карыйм”, — дип ризалаштым. Мастер булып эшли башлавыма да алтынчы ел китте инде. Ә бер урында стажым – 36 ел.
Мастер булып эшли башлагач иң беренче Яңа Чүриле психоневрологик интернатының торак комплексын төзүдә катнаша ул. Аннан — Левитан, Банк урамнарындагы йортлар, янгын час-те һәм башка объектлар.
— Иртәнге алтыда өйдән чыгып китәм, кичке җиделәргә кадәр эштә. Объектны вакытында тапшыру өчен ял көннәре белән дә хисаплашмыйсың. Үз йорты белән яшәгән кешенең өйдә эше дә күп, бакчасы да бар. Алар хатыным Адилә җилкәсендә. Ярый әле ул лаеклы ялда, — ди Хәмит.
Әнә шулай хезмәтен яратып, күңел биреп башкара ул. Шуңа авырлыклары да куркытмый.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International