Чикле ирек

2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Чикле ирек
Җәйге каникуллар җитүгә, балалар үзләрен иреккә чыккан дип исәплиләр. Ә ирекне алар төннәр буе иркенләп йөрергә була, дип күз алдына китерәләр. Юк икән шул, каникуллар вакытында, ягъни 31 майдан 31 августка кадәр кичләрен урамда йөрергә рөхсәт ителгән вакыт бары бер сәгатькә генә арта. Бу хакта һәм яшүсмерләргә кагылышлы башка мәсьәләләр турында безгә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина сөйләде.
— 2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасының 71нче законы нигезендә җәен балигъ булмаган (18 яше тулмаган) балаларга төнге 11дән иртәнге 6 сәгатькә кадәр урамда йөрү тыела. Без моны даими контрольдә тотабыз, график буенча Арчада, авылларга чыгып рейдлар үткәрәбез. Анда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе секретаре Альбина Бакирова, район мәгариф идарәсеннән, социаль яклау идарәсеннән вәкилләр, эчке эшләр бүлегеннән мин яки инспектор Марат Бариев һәм участок инспекторлары катнаша.
— Сезнең “капкынга” эләккән вакытсыз урамда йөргән яшүсмерләр булдымы соң?
— Июньдә шактый булды алар. Барысы да шәһәр мәктәпләреннән. 3 июльдә Яңа Кенәрдә шундый хәл булды. Төнге уникенче ярты, 6 яшүсмер балалар бакчасы территориясендә рәхәтләнеп утыра.
Ә ел башыннан алганда, 48 беркетмә төзелде, 11 кешегә кисәтү ясалды. 35енә — 500, икесенә (кабаттан безнең кулга эләккәннәренә) 2000әр сум штраф салынды. Аларның икесе дә Арчадан, берсе кыз бала. Үзләренә генә түгел, әти–әниләренә дә күңелле нәрсә түгел бу. Чөнки комиссия каршында аларга җавап бирергә туры килә. Штрафны да алар түли.
— Әти–әниләр дә, шулай ук уку вакытында укытучылар да бу хакта балаларны кисәтергә тиешләр бит.
— Әлбәттә. Ата–аналар, беренче чиратта, балалары язмышы турында кайгыртырга тиешле. Ә мәктәпләрдә без ел дәвамында түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Анда укучылар бик актив катнашалар, кызыксындырган сорауларын яудыралар. Укытучылар да бу юнәлештә эш алып барырга бурычлы.
— Наркотиклар белән шаяручы яшүсмерләр районда бармы?
— Юк. Халыкны социаль яклау идарәсеннән социаль эш буенча белгеч Җәмилә Яруллина белән мәктәпләргә чыгып, бу тема буенча да түгәрәк өстәлләр үткәрәбез, видеофильмнар күрсәтәбез. Наркомания, тәмәке, эчүчелеккә кагылышлы сөйләшүләрдә балалар да үз фикерләрен җиткерәләр, сораулар да күп була. Үрнәктә “Шатлык” лагеренда “Наркоконтроль сугышчысы” дигән чара бик күңелле һәм эчтәлекле узды.
Балигъ булмаган яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату очраклары булды. Ел башыннан (участок инспекторлары белән бергә) 20 беркетмә төзелде, кибетчеләргә штрафлар салынды. Ә аларның күләме Административ хокук бозулар кодексының төрле маддәләре буенча 1500 сумнан 30000 сумга кадәр.
Тәмәке таратучылар да безнең күздән читтә калмый. Алар белән тәмәкенең зыяны турында әңгәмә үткәрәбез.
— Ә спиртлы эчемлекләр кулланган яшүсмерләргә карата нинди чаралар күрелә?
— Штраф салына, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела, эшләрен комиссия карый. Спиртлы эчемлекләр кулланган (Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексының 20.20 маддәсе, 1 бүлеге) ике, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән (20.21 маддә) биш кешегә шундый чаралар күрелде. Шунысы да бар: штраф 16 яше тулган яшүсмерләрнең үзләренә салына, тулмаган икән, кодексның 20.22 маддәсе нигезендә, аны әти–әнисе түләргә мәҗбүр була. Мондый өч очрак теркәлде.
Олылар тарафыннан яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга тарткан өчен дә Административ хокук бозулар кодексының 6.10 маддәсе, беренче бүлеге нигезендә чара күрелә. Шундый дүрт очрак булды.
— Яшүсмерләр арасында җинаять эшләүчеләр бармы?
— Узган ел 6 айга 8 иде. Быел бер генә булды. Анысы да безнең район кешесе тарафыннан түгел. 9 майда Яшел Үзәннән кайткан Л. иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә тәрәзә ватып Иске Кырлай китапханәсенә керә һәм компьютерны алып чыга. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Ата–аналарга киңәшем шул: каникулларда да балаларны игътибар үзәгеннән югалтмагыз, аларга артык иркенәеп китәргә юл куймагыз. Ялгыш адым ясаганчы, аны алдан кисәтү җиңелрәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International