Тиешле бәяне түләргә

2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Тиешле бәяне түләргә
Бүгенге көндә сөт хуҗалыклар өчен бердәнбер акча кертү чыганагы булып кала. Аны кыйммәткәрәк саткан ота. Югарыдагы саннар нәкъ менә шул турыда сөйли.
“Кырлай” ширкәте июнь, июль айларында сөтне иң кыйммәткә сатучы хуҗалык. Башкалар да шул бәягә саткан булсалар, барысы 12 млн. 161 мең сум өстәмә акча кергән булыр иде. Иң зур югалту “Вамин–Мәрҗани” ширкәтенә туры килә — 4 млн. 624 мең сум.
27 июльдә үткән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров: “Сөтне сатып алу бәяләрендә андый зур аерма булырга тиеш түгел”, — диде. Җитештерүчеләр һәм сатып алучылар арасында аңлаешлы мөнәсәбәт булу шарт. Түбән бәядән алу кем өчендер файдалыдыр, әмма хуҗалык икътисады һәм сөтне турыдан–туры җитештерүче сыер савучылар зыян күрә. Алар хезмәтен шундый юл белән арзанайтырга маташу берәүне дә бизәми һәм болай дәвам итә дә алмый. Әлеге мәсьәлә ныклы контрольдә тотылачак.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләренә анализ ясады. Июльдә халыкка иң югары бәяне Үрнәк авыл җирлегендә сөт җыючы Д.Төхвәтуллин түләгән — литры 12 сум 50 тиен. Иң түбән бәя Яңа Кырлай авыл җирлеге сөт җыючылары Г.Хәйретдинов белән М.Газизовта — 10 сум 80 тиен. Алар “Дуслык” ширкәте өчен җыя. Әтнә сөт җыю пунктында 11–11 сум 50 тиен.
Киңәшмәдә шәхси хуҗалыкларга август аенда, майлылык 3,4 процент булганда, сөтнең килограммына 12 сум 50 тиеннән дә ким түләмәскә тәкъдим ителде. Монда билгеле сыйфат мөһим роль уйный. Сүз сыйфатлы сөтнең бәясен киметеп, халыкка зыян китермәү турында бара.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International