Ияләнде бер болыт...

2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Ияләнде бер болыт...
Июнь аенда яңгырларны сагынсак, урып–җыю башлангач, ешаеп китте алар. Туйдырды инде, дип әйтергә тел бармый, чөнки күпьеллык үләннәрнең икенче каты, кукуруз, шикәр чөгендере өчен бик кирәк иде.
30 июльдә журналистлар белән очрашуда ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республика өчен терлек азыгы мәсьәләсе алай кискен тормый инде, дип белдерде.
Шул ук вакытта игеннәрне урып–җыю кыенлашты. Министр әйтүенчә, хәзер комбайннарның җитештерүчәнлеген көнләп түгел, ә кояшлы сәгатьләр буенча исәпләргә туры килә.
Тоташ яңгырлар башлангач, 1978 елның урагын искә төшерүчеләр дә булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗановта шул елдагы явым–төшем күләме турындагы мәгълүматлар да бар. “Балтач районының “Правда” колхозында баш агроном булып эшли идем, ул елны күргәннәр”, — дип искә ала ул. Май, июнь, июль айларында 420 мм яңгыр яуган. Игеннәр күкрәп уңган ел бу, әмма аларны җыйнап бетерә алмадылар. Ярты көн кояш, ярты көн яңгыр — комбайннарны басу ерып тракторлар тартып йөрде, бар халык сәнәк белән теземнәр әйләндерергә чыкты.
Бар да әйбәт булыр дип, яхшыга юрыйк. Әмма үткәннәрне онытып бетерергә дә ярамый. Бар җирдә дә тоташ яумый июль яңгырлары. 27 июльдә Иске Чүриле, Наласа якларында 60 мм.дан артык (айлык нормага якын) яңгыр яуды. Ә Арча тирәсендә — 6 мм гына.
— Барлык урып–җыю комплексы басуда булырга тиеш, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Комбайн-нарны кайтарып йөрү дөрес эш түгел. Һәр аяз сәгатьне көтеп утырырга. Бездә бит комбайнчылар яңгыр сибәли башлауга кайтып китәләр.
Әнә шул ук 27 июльдә “Кырлай”да — 110, “Вамин–Мәрҗани”дә — 143, “Курса МТСы”нда — 84, “Ак Барс–агро”да 93 гектарда игеннәрне суктыра алдылар. Ә янәшәдәге хуҗалыкларда, яңгыр яуды дип, комбайннарны бөтенләй кузгатмадылар. “Аю”, “Сафия–1” ширкәтләрендә урып–җыюга, гомумән, керешеп китә алмыйлар әле.
Белгечләр бөртек өлгергәннән соң, анда кире процесс башлана дип кисәтә. Сыйфаты начарлана, арышның башакта шыту куркынычы туа. Ул инде орлыкка гына түгел, азык–төлеккә дә ярамый.
Хәзер иң мөһиме — аяз сәгатьләрдә ашлыкны суктырып алу. Мондый һава шартларында аеры уру — мәгънәсезлек. Министр: “Үзегездә булмаса, элеваторларга илтеп киптерегез, бу басуда югалтканнан арзанракка төшә”, — ди. Безнең район хуҗалыкларында тәүлеккә 4 мең тонна ашлык киптерү мөмкинлеге бар. “Вамин–Мәрҗани”, “Ак Барс–агро”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләре орлык та әзерләп бирә ала. Быел монысы да җитди проблема бит. Көзге чәчү 28 мең гектарда планлаштырыла, күчмә фондта 10 мең центнер арыш бар, ә 62550 центнер кирәк.
Аяз көннәрдә “Игенче” ширкәтендә нәтиҗәле эшлиләр. Без булган көннең алдагы көнендә анда көчле яңгыр явып үткән иде. Уйсу урыннарда су җыелып ята, ә механизаторлар эш урыннарында. Югары Атыда дүрт трактор рулонланган саламны ташый, аларны эскерткә өеп баралар. Комбайнчылар да кузгалырга сигнал көтә, хуҗалык җитәкчесе, баш агроном кайсы басуда эшләп булачагын ачыклап йөриләр. Бригадир Рәшит Шәйхетдинов та комбайнчылар янында.
Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Харис Вильданов туктап торган арада майлау–көйләү эшләре белән мәшгуль. Аңа улы Данис булыша. Харис 3 мең центнердан артык ашлык суктырган инде. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов кыр батырына политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хатын, вымпел һәм акчалата бүләк тапшырды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International