Гомәр Бәшировка багышланган “Туган ягым – яшел бишек” I Районара Бәширов укулары

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

20 нче гыйнвар көнне Арча 7 нче номерлы урта мәктәбендә  Татарстанның халык язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировка багышланган “Туган ягым – яшел бишек” I Районара Бәширов укулары  үтте. Чараның төп максаты Гомәр Бәширов иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү. Укуларны мәктәп директоры Исмәгыйлев Ирек Рәдил улы ачып җибәрде, кунакларны мәктәп тарихы белән таныштырды һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Бүгенге бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунакларыбыз:  Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең милли мәсьәләләр буенча методисты    Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Фәйзрахманова Халидә Габделхак кызы, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзәсе, “Туризм” берләшмәсе тренеры Минхәеров Фәрит Фәтхи улы, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзәсе Нуриәхмәтов Дамир Фәтхрахман улы, “Әлифба”музее җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы, “Казан арты” музее, “Туган як тарихын өйрәнү” бүлеге мөдире, “Мирас” журналының җаваплы сәркатибе Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы.  Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы   мондый фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау укучыларда максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли дип белдерде. Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала. Укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укуларда гомуми белем оешмаларының IV–XI сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.   Фәнни-гамәли эшләрнең 5 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “Туган ягым табигате” рәсем конкурсы юнәлешенә 1-4, 5-8 нче сыйныф укучылары арасында 71 эш кабул ителде. Алар үзләренең туган як табигате гүзәллеген ак кәгазь битләренә төшерде. Г.Бәширов әсәрләреннән өзекне яттан сөйләү юнәлешендә  4-8 нче; 9-11нче сыйныфлардан 20 укучы катнашты. “Туган ягым-яшел бишек”  юнәлешенә 35 эш кабул ителде.  5-11 нче  сыйныф укучылары үзләренең туган як чишмәләре, авыл, елга, күлләр тарихы турында искиткеч бай эчтәлекле эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Г.Бәширов иҗатына багышланган эзләнү эшләре  юнәлешендә 7-11 нче сыйныф укучылары  Гомәр Бәширов әсәрләрендә күтәрелгән экологик  проблемалар, милли йолалар, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр, үзләренең ачышлары белән уртаклаштылар. Ә укытучыларыбыз Г.Бәширов әсәрләренә мөнәсәбәтле осталык дәресе күрсәттеләр. Жюри укучыларның һәм укытучыларның хезмәтләрен югары бәяләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәбебез укучылары кунакларны үзләренең матур җырлары, биюләре белән сөендерделәр. Бу чара һәркемнең күңелендә матур истәлек булып сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International