Ваемсызлык казасы

2013 елның 2 августы, җомга
Ваемсызлык казасы
Шәхси хуҗалыкларның чын мәгънәсендә икенче икмәге — бакчасында үстергән бәрәңгесе. Менә шул икмәккә нинди куркыныч янаганын үзләре бу проблемага юлыгучылар аңлыйдыр.
Дөрес, бәрәңгегә элек тә төрле авырулар, корткычлар күп зыян сала иде. Алары белән көрәш чаралары нәтиҗәле дип әйтергә була. Соң-гы елларда шәхси хуҗалыклар орлыкка бәрәңгене каян гына кайтарып утыртмадылар. Орлык белән бергә яңа төр корткычлар, авырулар бакчада барлыкка килү ихтималын истән чыгарабыз. Шулай ук хуҗалыкларда кечкенә тракторлар бетү сәбәпле, шәхси җир эшкәртү техникасы булган кешеләргә бакча сукаларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул шул бер җир эшкәртү коралы белән авылдан авылга, хуҗалыктан хуҗалыкка авырулар, корткычлар таратып йөрергә мөмкин. Туфрак һәм орлык белән тиз таралучы иң куркыныч авыруларның берсе — алтынсыман нематода. Нематода шулай ук аяк киемнәренә ияреп, кош–корт белән, эш кораллары белән тиз тарала.
Бакчасында бәрәңге утыртылган хуҗалыкларга кичекмәстән бер кат үзләренең участокларын тикшереп чыгу кирәк. Нематода булуның беренче билгесе — бәрәңге яфракларының корыша башлавы. Аннан озак тормый бәрәңге сабагы шиңә, саргая һәм үлә. Ул бигрәк тә корылык елны нык зыян сала. Бәрәңге уңышы 30–90 процентка кадәр юкка чыга. Нәрсә соң ул нематода? Бу аналары 0,3–1,2 мм һәм аталары 0,5–0,8 мм озынлыгындагы личинкалар. Менә шул личинкалар бәрәңге тамырын җәрәхәтләп сыекча бүлеп чыгара. Бу урында гадәттән тыш зурлыкта күзәнәкләр барлыкка килә. Шул күзәнәкләр аша бәрәңгенең согын суырып уңышын булдырмыйлар.
Бер сезонда нематода бер генә мәртәбә нәсел калдыра. Тамырга урнашудан алып анасы җитлегүгә кадәр 40–70 көн үтә. Димәк, быел инде нәсел булдырылган. “Хәзер нәрсә эшләргә?” — дигән сорау урынлы булыр. Беренчедән, хужалыгыңда мондый афәт булмаса, аның сезгә килеп керү юлларын бикләргә. Ничек таралу мөмкинлеге югарыда әйтелде.
Икенчедән, әгәр инде бакчагызда нематода барлыгы ачыкланган икән, кичекмәстән зарарланган сабакларны җыеп, сабакка ябышкан туфрагы белән түкми–чәчми барысын бергә киптереп яндырырга яки 1 метр тирәнлектә чокыр казып, шунда 1 процентлы известь сыкчасы белән эшкәртеп чиста туфрак белән күмәргә кирәк. Шулай ук 5 процентлы формалин белән дә эшкәртеп күмәргә мөмкин. Болары кичекмәстән эшләнергә тиешле чаралар. Башка көрәш чаралары турында да язарбыз әле.
Рифкат Галимуллин,
“Россельхознадзор”ның карантин бүлеге белгече.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International