Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үзе фермер, үзе иганәче, үзе...
2013 елның 2 августы, җомга
Үзе фермер, үзе иганәче, үзе...
Республикада игълан ителгән “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе кысаларында миһербанлы кешеләр тырышлыгы белән мәктәпләрнең төзекләнүен, җиһазларның артуын, укучыларга белем алуга яңа мөмкинлекләр ачылуын күрү бик куандыра. Районыбызда да киң күңелле эшмәкәрләр булуы зур шатлык. Шундый кешеләрнең берсе — Утар Аты авылында яшәүче Фәнис Мостафин.
Фәнис абыйны күпләр белә булыр: берәүләргә ул гаилә фермасы хуҗасы, икенчеләргә имам–хатыйб буларак билгеле булса, районда күпләр аны сәнгать кешесе, мәҗлесләр алып баручы, баянчы буларак белә.
Фәнис Мостафин 1972–1982 елларда Утар Аты мәктәбендә белем ала. Мәктәп — бүгенге көндә фермер өчен изге урыннарның берсе, шунлыктан ул туган мәктәбендә һәрчак көтеп алынган кунак. Өстәвенә, мәктәпнең күршесендә генә яши икән. Аның белән күрешкәннән соң, мәктәпкә алган җиһазларны күрергә дип белем йортына юнәлдек.
Юлыбыз тимердән челтәр бизәкләр белән эшләнгән матур капка янына алып килде. Кара савыты, каләм сүрәте төшерелгән кече капканы ачып эчкә үттек һәм чәчәк патшалыгына юлыктык. Нинди генә төрләре юк!
— Бу гүзәллекне мәктәп коллективы үзе тудырды. Чәчәк орлыкларын үзләре чәчеп, теплицада үстерделәр. Кичке сәгать 11гә кадәр эшлиләр иде укытучылар. Менә шул тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе инде бу, — дип Фәнис абый таныштырып бара.
Ә теплицаны мәктәпкә үзе бүләк иткән икән. Ни өчен нәкъ менә теплица бүләк итүе белән кызыксынам.
— Мәктәп белән тыгыз элемтәдә торганлыктан, биредәге эш барышы, проблемалар белән дә даими кызыксынып барырга тырышам. Язын, директор Булат Сафин белән сөйләшкәндә, теплица булдыру турындагы хыялларын белгәннән соң ярдәм итәргә уйладым, — ди.
Мәктәп эченә үтәбез. Укытучылар коллективы эш белән мәшгуль: кайсы компьютер артында, кайсы төзекләндерү эшендә. Киләсе уку елына әзерләнәләр. Барысы, беравыздан Фәнис Мостафинның киң күңеллелегенә басым ясап, аңа рәхмәтләрен җиткерде. Баксаң, без кергән матур капканы да Фәнис абый эшләткән икән. Алай гына түгел, мәктәп коллективы бер генә чараның да Фәнис абый ярдәменнән башка үтмәве турында әйтә.
Һәр елны уза торган хоккей ярышы, Яңа ел, укучылар Сабантуе, ветеран укытучылар белән очрашу һ.б. бәйрәмнәрдә Фәнис Мостафин иганәче, оештыручы, хәтта алып баручы да. Узган ел аның инициативасы һәм ярдәме белән укучылар форумы оештырылган. Анда профессиональ җырчылар да чакыртканнар. Наласа, Утар Аты, Кушлавыч һәм Түбән Аты мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен онытылмаслык мизгелләр булган ул. Әлеге башлангычны быел да дәвам итеп, традициягә кертергә ниятлиләр. Быел Бөтендөнья балаларны яклау көнендә укуда, спортта алдынгы булган, мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларны җыеп, Казанга экскурсиягә алып барган.
— Кесәмә бераз акча кердеме, “Балаларны онытма!” — дип кычкыра башлый инде. Үзем генә берни эшли алмас идем, әгәр тормыш иптәшем акыллы, мине аңлый торган кеше булмаса, — ди Фәнис абый.
Тормыш иптәше Гөлсем апа сәнгать кешесе, авылның мәдәният йорты директоры, шуңа күрә мәктәптә бәйрәм чараларын бергәләп оештыра алар. Заманында йорт башлыгы үзе дә клуб мөдире булып эшләгәнгә, әлеге өлкә якын аңа. Ә балалар дөньясы аның өчен яшәү рәвеше. Үзе биш кыз бала әтисе булганга гына түгел, яшьлегендә мәктәптә физкультура укытып, шул дөньяда яшәп, андагы проблемаларны белгәннән соң, урман каравылчысы булып эшләгәндә дә мәктәптән аерылмый ул, бәйрәм чараларына мөмкинлеге булганча акчалата ярдәм күрсәтә башлый. Димәк, әлеге акция кысаларында ул инде тәҗрибәле, стажлы кеше.
— Бервакыт район башлыгы Алмас Назиров: “Сез җитәкче кеше. Килер бер көн һәм авылың халкы: “Син авылың өчен нәрсә эшләдең?” — дип сорар. Шул чакта халкың алдында кызарып тормаслык якты эз калдырырга тиешсез”, — дигән иде. Мин шул сүзләрне тормыш девизым итеп яшим, — ди Фәнис Мостафин. — Коръәндә адәм балаларына: “Үзеңә телисе яхшылыкны иң элек кешегә телә”, — диелә. Укытучы — минем өчен иң хөрмәтле һөнәр, ә балаларга мәхәббәтем әйтеп бетергесез. Шунлыктан, мөмкинлегем булганча, ярдәм итәргә тырышам.
Һаман да балалар өчен дип тырышып, зур хыяллар белән яши ул: сентябрьдән мәчеттә кызларны, малайларны аерым укыту турында, Мәдәният йортына районнан белгеч чакыртып бию түгәрәге оештырырга планнар кора, быел кыш авылда хоккей мәйданчыгы ясап, махсус киемнәр алырга хыяллана...
Хыялларыгызны чынга ашырырга Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен һәм киләчәктә дә игелекле эшләрегезне ишетеп, сөенеп яшәргә язсын, Фәнис абый!
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз