Чистартабызмы?

2013 елның 2 августы, җомга
Чистартабызмы?
Чит–ят җиргә барсаң, йортка кергәнче үк капка төбендәге чисталыкка игътибар итәсең. Тәртипкә китерелгән, ялт итеп торган җирдән китәсе дә килми кайчак. Тик шундыйлар да була: ялт итеп торган йортның терәлеп торган күршесе йортын, ихатасын тәртипләү турында уйламаска да мөмкин.
Оешмалар белән дә кайчак шундый хәлләр күзәтелә. Андый очракларга без яңадан чисталыкны карап йөргәндә юлыктык.
Арчаның һәр җирендә диярлек чәчәкләр балкый, үләннәр чабылган, тирә–юнь җыештырылган булса да, арада әле һаман да “кулы җитмәгән” оешмалар, шәхси хуҗалыклар очрый. Ләкин иң мөһиме — узган саннарда чисталык турында кемнәрнедер мактап, икенчеләрне тәнкыйтьләп чыккан мәкаләләр басылганнан соң, “боз кузгалды”. Әйтик, шундыйлар рәтеннән “Арча нефть продуктлары”, “ПМК–Мелиорация” ширкәтләре территорияләрендә үләннәр чабылган, тик соңгысында фасадларга һаман кул тимәгән.
Оешманың капка–койма каршында чүп үләннәренең биек булып үсүе (бу яңгырлар аларны тагын да ныграк үстерде), коймаларның, фасадларның буявы уңып, я кубып ямьсезләнеп калуы шундук карашны җәлеп итеп, канәгатьсезлек тудыра. “Икстрой”ның арендага биргән бинасында, “Татмелиоводхоз” идарәсенең Арча УЭООСында шушы күренешләргә тап булдык. Чүп үләннәре дигәннән, алар Төбәк–Чокырчадагы “Сафия” фермер–крестьян хуҗалыгында әрәмәгә тиң. Элеккеге колхоз вакытында фермалар булып хезмәт иткән, хәзер кулланылмыйча яткан биналар тирәсе генә түгел, бүген кулланылышта булган амбар тирәләрен дә тәртипкә китерү турында уйлыйсылары килми бугай. Шәһәр үзәгендәге “Хоум Кредит Банк” бинасы (әлеге бинаны арендага алганнар) территориясендә исә тәнкыйтьтән соң үзгәрешләр уңай якка юл алган: каршыдагы баскыч култыксаларын буяганнар, үләннәр чабып юкка чыгарылган.
Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр арасында да җавапсыз кешеләр очрый. Күршедә генә капка төбе гөл бакчасына күмелеп утыручылар белән янәшәдә үлән баскан ихаталар очрый, күрше–тирәсеннән “ак көнләшү” белән көнләшмиләр бугай. “Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр чүп үләннәрен чабарга килеп әйткәнне көтеп кенә эшлиләр. Югыйсә, үзләре яшәгән тирәлек, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев. — Күпчелек эшмәкәрләр арасында да шул ук хәл. Территорияләрнең матурлыгы үзебез өчен бит”.
Арчабызның матурлыгы өчен һәркем көченнән килгәнчә тырышлык куя: һәр оешмага, мәгариф учреждениесенә чүптән, үләннәрдән арындыру өчен өстәмә эш участоклары бүлеп бирелде. Өмәләр узган атна ахырында башланды инде. Һәм эшнең нәтиҗәсе дә күренә, һәммәсе хезмәтләренең сыйфаты яхшы булсын өчен тырыша. Киләчәктә дә әлеге өлкәдә эш тиешле органнар тарафыннан контрольдә тотылып, хезмәткә бәя биреләчәк, начар сыйфатлылар тәнкыйть утына эләгәчәк.
Розалия САФИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International