Игътибарлы һәм сак булыгыз

2013 елның 2 августы, җомга
Игътибарлы һәм сак булыгыз
Соңгы вакытта республика юлларында булган фаҗигаләр йөрәкне телгәли. Күпме кеше үлә бит. Җитмәсә, араларында әле яши генә башлаган һәм бөтен тормышлары алда булган балалар да бар.
27 июльдә Әлмәт районында булган юл һәлакәтендә дүрт кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган, шуларның берсе — 2003 елгы бала. Тагын бер 2007 елгы бала–пассажир алган яралардан авария булган урында ук үлә.
28 июльдә Тукай районында Яр Чаллы — Зәй юлында биш кешенең гомере өзелә. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан “колак каккан” килеш тә юлга чыгып, кызу тизлек белән барган шофер җәяүлене бәрдерә, аннан юл кырыена оча. Машинадагы бер генә пассажир да куркынычсызлык каешы такмаган була. Нәтиҗәдә, машина йөртүче үзе, 15, 16, 17 яшьлек пассажирлар һәлакәт булган урында, җәяүле хастаханәдә үлә. Шофер исерек килеш юлга чыккан өчен ике тапкыр машина йөртү хокукы биргән таныклыгын алдырган булган инде. Тик акылга килү өчен бу гына җитмәгән, күрәсең.
Шул ук көнне Арча — Теләче юлында кызу тизлек белән барган машина “К–700” тракторына эләктерелгән БДМ–6 агрегаты (культиватор) белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм ике 16 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Куркынычсызлык каешы таккан булсалар, авария болай куркыныч тәмамланмаган да булыр иде.
Шунысын исегезгә төшерәбез: урып–җыю чорында юлда зур авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәт итәргә мөмкин. Еш кына алар каршыдан хәрәкәт итүче юлны да ала. Быел гына шундый техника катнашында булган авария-ләрдә 7 кеше үлде. Юлда һәрчак игътибарлы булырга кирәк.
Әти–әниләр дә җәйге каникуллар чорында уяулыкны югалтмаска тиеш. Чөнки җәйге ике айда гына да юл–транспорт һәлакәтләрендә 8 бала үлде. Юлга чыкканда машинада балаларны тотып торучы махсус җайланмалар һәм куркынычсызлык каешлары турында онытмаска, балаларны игътибардан читтә калдырмаска кирәк. Машина йөртүчеләр дә, балаларның юлда кинәттән пәйда булу мөмкинлеген исәпкә алып, сак булырга, тиешле тизлекне сакларга тиеш.
Бу хакта безгә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы полиция майоры Илдар Нотфуллин җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International