Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хезмәтенә күрә – бәясе
2013 елның 2 августы, җомга
Хезмәтенә күрә – бәясе
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров яңа уку елы алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген барлап чыга, укытучылар белән очраша.
Дөрес, ул уку йортларындагы хәлне болай да яхшы белә, әмма монысы инде үзгәрәк сәяхәт: “Мин директорларга, коллективларга характеристика язып кайтам, киләчәктә эш иткәндә дә ярап куя ул”, — ди район башлыгы.
Өчиле авылы безне әрем исе белән каршы алды. Юл буенда, басуда — әрем патшалыгы. Соңгы вакытларда гына да бу турыда күпме сөйләшүләр булды, күрсәтмәләр бирелде, “Вамин–Арча” ширкәте җитәкчелегенең бу якларга игътибары җитми, авыл җирлеге башлыгы да тыныч кына йөри бирә.
Ә менә Өчиле мәктәбе янына килеп җиткәч, дөнья яктырып киткәндәй булды. Район башлыгы башта яңа эшли башлаган фельдшер–акушерлык пунктына кереп чыкты. Республика программасы нигезендә узган ел шундый пунктлар Апаз һәм Мөндеш авылларында ачылган иде. Быел Өчиле белән Түбән Орыда төзелде. Бик уңайлы, курчак өе кебек матур биналар. Өчиле мәктәбе бик әйбәт тәэсир калдырды, террито-риясе ялт иткән, һәркайда чәчәкләр. Мәктәп үзе дә укучылар кабул итәргә әзер, буяп, матурлап, җиһазлап куйганнар. Идәннәрдә — келәмнәр.
Район башлыгы бу мәктәпне башка мәктәпләрдә булганда да үрнәк итеп телгә алды әле.
Яңа Кырлай мәктәбендә дә әзерлек яхшы, бакчаларында эш күренеп тора.
Алмас Назиров Г.Тукай музей–комплексы территориясендә булды, аны тагын да ямьләндерү буенча киңәшләрен бирде.
Яңа Кишет мәктәбендә тәэсирләр кимрәк булды. Монда күңел җылысы биреп, булдырыйм дип эшләү җитми. Әйтә башлагач әйтеп бетерим инде: статуслары вакытлыча түбәнәеп алган Иске Ашыт, Шурабаш мәктәпләренең торышы, сакланышы Яңа Кишетнекеннән югарырак бәя алдылар.
Быел “Вамин–Мәрҗани” ширкәте генераль директоры Марат Минәчетдинов та мәктәпләрдә булырга вакыт тапты, үзе әйткәнчә, моңарчы күрмәгән яңалыклар да күрде. Район башлыгы аңа мәктәпләрдә ешрак булырга, кирәк булганда ярдәм кулы сузарга киңәш итте. Шул ук вакытта юл буйларын “сакаллардан” арындырырга, карт үлән басуларын эшкәртергә кирәклеген исенә төшерде.
Ташкичү мәктәбендә тәртип. Яңа Кенәр мәктәбе коллективы үз дәрәҗәсен югары тота, бакчалары — искиткеч.
Яңа Кенәр интернат–мәктәбендә Алмас Назиров мактау сүзләрен кызганмады, интернат икенче яшьлеген кичерә, диде. Капкадан керүгә гөлбакча каршы ала, юл буйлап чәчәкләр озата бара. Мәктәпне дә тырышып әзерләгәннәр, бакчалары бик бай.
Иске Ашыт, Шурабаш мәктәпләре быел тугыз еллыкка әверелделәр. Коллективлары тупланган, җитәкчеләре өметле. Шурабаш мәктәбендә 99 бала укыячак. Район башлыгы киләсе елда Байкал авылына юл салуны планга кертергә тырышабыз, дигән җылы хәбәр әйтте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз