Яңалыклар

2013 елның 9 августы, җомга
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде. Аны комиссия сәркатибе Альбина Бакирова алып барды. Утырышта төнге сәгать 11дән соң урамда йөргән яшүсмерләрнең эше каралды. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасының “Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салуны булдырмау буенча чаралар турында”гы Закон нигезендә (№71, 2010 елның 14 октябре) балигъ булмаган балаларның 1 июньнән 31 ав-густка кадәр кичке сәгать 11дән соң әти–әниләреннән башка урамда йөрүләре тыела. Бу балаларны төнге хәтәрләрдән саклау максатыннан эшләнә.

Район Пенсия фонды үз клиентларына уңайлы булсын дип тырыша. Анда эшең төшсә, 3–26–78 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
Ә менә кредит оешмаларына яки башка учреждениеләргә пенсия күләме турында белешмә кирәк булса, аны 3–01–79 телефоны аша әйтеп куярга була. Аннан әзер белешмәне кереп кенә аласың.

Хәзер хатын–кызларны руль артында күрү гадәти күренеш. Хатын–кыз машина йөртүчеләр арасында бәйге үткәрү дә традициягә әверелде. Быел “Автоледи — 2013” бәйгесе ЮХИДИ бүлекчәсе территориясендә 11 августта (Арча шәһәре, Астрономическая, 15а, телефоны: 3–33–39) үткәрелә. Анда машина йөртү осталыкларын сынап карарга теләгән, автотранспорты, “В” категорияле машина йөртү таныклыгы булган һәр гүзәл зат катнаша ала.

10 августта Арча шәһәре стадионында Физкультурачы көненә багышланган район ярышлары үткәрелә. 10 сәгатьтә башлана.

Быел киек кошларга җәйге–көзге ау 17 августта ачыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International