Васыятьнамә буенча мирас

2013 елның 9 августы, җомга
Васыятьнамә буенча мирас
“Ата–ана үлгәннән соң, закон нигезендә мираска кем ия була ала?”
Газета укучыларның бу соравына Арча районы Адвокатлар конторасы адвокаты Мәхабәт Махмадханова җавап бирә.
— Россия Федерациясе Гражданнар Кодексының 1116 маддәсе кемнең мирас иясе була алуын яки кемгә тиеш түгеллеген яхшы аңлаткан. Закон нигезендә беренче чираттагы мирас ияләре булып хатын (ир), балалар, әти–әниләре, оныклары тора. Икенче чиратта — абый–энеләре, апа–сеңелләре һәм аларның балалары, аннан кала туган апалары, абыйлары, әби–балалары һәм башкалар. Әгәр берсе дә булмаса, яки барысы да мирастан баш тартсалар, Россия Федерациясенең яңа законы нигезендә милек дәүләткә күчә. Әмма шуңа карамастан, мирас ияләре арасында еш кына аңлашылмаучанлык яки дәгъва туа һәм моңарчы бер–берсенә кадерле булган кешеләр дә дошманга әверелә. Тәҗрибәдә шундый очрак бар, тол хатын сугыштан соң үзе генә өч баласын тәрбияли. Колхозда эшли, балалары әтисе кебек яхшы булып үссеннәр өчен тырыша. Балалар буй җитә, кызлар кияүгә чыгып, Яр Чаллыга барып урнаша, ә иң төпчек ул өйләнеп Казанга яшәргә китә. Хатын үзе пенсиягә чыгып ялгызы яши, йортны, хуҗалыкны алып бара. Балалар эш, мәшәкатьләр, вакыт юкны сылтау итеп бик сирәк кайталар. Кәефе начарлангач, ана, ярдәм сорап, балаларын чакырта. Тик алар гаилә зур, фатир кечкенә, эш, дип аны карарга теләк белдермиләр. Олы кызы, үзе дә әби, әнисен үз янында яшәргә алып китә. Өч ел дәвамында сеңлесе һәм энесе бер тапкыр да әниләренең хәлен белмиләр, алай гына да түгел, апаларының әнисе пенсиясен файдаланып ятуына эчләре поша. Әмма өлкән кыз пенсия акчасын даруларга тота, җирләү өчен кирәк–яракларга алып куя.
Әби 85 яшендә вафат була. Ул үлгәннән соң җир пае, җир участогы һәм торак йорттан торган мирас барлыгы ачыклана. Закон нигезендә балаларның өчесе дә мирас иясе, ә әби бөтен милкен олы кызына васыять итеп язып калдырган. Энесе белән сеңлесе моны белеп, ачуларыннан васыятьнамәнең дөрес түгеллеген тануны сорап судка гариза бирә. Олы кызына васыять итеп милкен калдырганда әниләре үз акылында булмаган, имеш. Суд эшне карый, әмма алар файдасына түгел. Татарстан Республикасының Югары Суды да район суды карарын үзгәрешсез калдыра. Милекнең әнисенеке икәнлеге, кемгә тели, шуңа бүләк итәргә, васыятьнамә язарга хакы булуы һәм аны башкача эшләргә аны беркем дә мәҗбүр итә алмавы турында балалары оныткан, күрәсең. Ата–ананы милке өчен генә яратырга кирәкми. Һәркем үз милке белән үзе телә-гәнчә идарә итә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International