Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Контракт буенча хәрби хезмәт
2013 елның 9 августы, җомга
Контракт буенча хәрби хезмәт
Әңгәмәдәшебез—Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.
—Алмаз Әгъзәмович, контракт буенча кемнәр хезмәт итә ала?
—Контракт буенча 19 яшьтән 40 яшькә кадәрле, тулы урта белемле, сәламәтлеге армиягә яраклы, физик әзерлекле, судка тартылмаган ир–егетләр һәм медицина белемле хатын–кызлар хезмәт итә ала.
— Бу армиядә булган егетләргә генә кагыламы?
— Юк. Контракт буенча армиядә булмаган 27 яшьтән өлкәнрәк ир–егетләр дә хезмәт итәргә хокуклы.
— Кызыксындыру чаралары нинди?
— Килүгә вакытлыча яшәү өчен торак бирелә. Торак өчен контракт чорында хәрби хезмәткәргә һәм аның гаиләсенә ай саен 3600 сум, әгәр дә гаилә әгъзалары 3 кешедән күбрәк булса, ул вакытта 5400 сум компенсация бирелә.
Ипотека кредитына фатир алырга теләүчеләргә акчалата кызыксындыру чаралары бар. Хезмәт иткән чорда тупланма–ипотека системасында катнашучы ир–егетләрнең шәхси исә-бенә ел саен 222 мең сум акча күчерелә. Ул сумма ел саен инфляциягә карап индексацияләнә. Контракт чоры үткәч, әлеге тупланма–ипотека системасында катнашкан ир–егетләр, торак алу максатыннан, үз исәбендә тупланган акчаны һәм банктан кредит алырга хокуклы. 2013 елда кредит суммасы 3 миллион сум тәшкил итә. Торакны үз исемеңә Россия Федерациясенең теләсә кайсы регионыннан алырга мөмкин. Иң мөһиме: банк кредитын хәрби хезмәткәр үзе түләмәячәк, аны Саклану министрлыгы түли.
—Контракт буенча хезмәт итүчеләргә ай саен күпме акча биреләчәк?
— Ай саен гади хәрбиләргә һәм сержант составына 20000–65000 сум акча түләнәчәк. Бу сумма өстәмә түләүләр: хәрби хезмәттә үткән еллар, хезмәт дәрәҗәсе, һөнәри осталык (класс-лык), регион коэффициентлары һәм ел саен индексация хисабына артачак. Мәсәлән, 2 ел хәрби хезмәте булган отделение командиры, кече сержант кулга 33350 сум ала.
— Тагын нинди өстенлекләр бар?
— Уку йортларына конкурстан тыш укырга керә алалар. Хәрби–медицина учреждениеләрендә үзләренә һәм гаилә әгъзаларына бушлай медицина хезмәте күрсәтелә һ.б.
— Диңгез флотында контракт буенча хез- мәт итүчеләр турында аерым сөйләсәгез иде.
—Кара Диңгез флотына контракт буенча хәрбиләрне җыю шулай ук көн кадагындагы мәсьәлә. Төп көчләр Севастополь шәһәрендә тупланган. Бу шәһәрдә филармония, ике драма театры, 18 кинотеатр, зур стадионнар, бассейннар һәм башка ял итү, күңел ачу урыннары күп. Контракт буенча Кара Диңгез флотында хезмәт итү ул дөньяны күрү, белемеңне күтәрү дигән сүз. Флот частьларының күп өлеше Украинада тупланганлыктан, контракттагылар акчаны күбрәк ала. Алар фатирга кереп яши, хезмәттән тыш буш вакытларында теләгәнчә ял итә, дәрәҗәле югары уку йорт-ларында укый алалар. Бушлай медицина каравы үтәләр.
—Контракт буенча флотта хәрби хезмәт итүчеләр ай саен күпме акча алачак?
— 2 елдан алып 5 елга кадәр хәрби хезмәт стажы булган 2нче разрядлы матроска—кимендә 35700 сум, 5–10 ел хәрби хезмәткә ия 3нче разрядлы матроска—кимендә 43500 сум, 10–15 ел хәрби хезмәткә ия 5нче разрядлы старшинага—кимендә 50200 сум, 15–20 ел хәрби хезмәте булган 6нчы разрядлы старшинага—кимендә 54000 сум, 15–20 ел хәрби хезмәте булган 9нчы разрядлы старшинага кимендә 62000 сум акча ай саен түләнәчәк. Алар срок тәмамланганчы ук үзе теләгән регионнан ипотекага фатир сайлый ала.
Тагын шуны әйтәсе килә: районыбызда төрле хәлдәге гаиләләр бар. Бик күп егетләребез төрле эштә (шабашка, каравыл, йөкче) эшләп йөриләр. Әти–әниләргә һәм егетләргә шуны аңлатасы килә: нәрсәгә бер нигездә 2–3 туганны тотарга, алар барысы да шул әти йортына өмет итеп торалар. Ә менә контракт буенча хезмәт итсәләр, егетләребез эшле дә, акчалы да, фатирлы да булалар. Киләчәктәге пенсияләренә дә йогынтысы зур. Хезмәттә һәр көнне тамаклары тук, өсләрендә чиста кием булачак. Яшьләрдә киләчәккә өмет уяначак.
— Әңгәмә өчен рәхмәт.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз