Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җәннәт — аналарның аяк астында
2013 елның 9 августы, җомга
Җәннәт — аналарның аяк астында
Кешенең дөньяга килүенең хакыйкый-асыл сәбәбе ул — Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә. Ә инде табигый сәбәбе — атасы белән анасы. Шул сәбәпле, баланың тугач тәүге сүзе — “Әлхәмдүлиллаһ” була, ягъни Аллаһыга олылау булсын, дип әйтә, ди. Аллаһы Тәгалә: “Шуның өчен яраттым да инде сине”, — дип, җавап кайтара, ди.
Бала Аллаһы Тәгаләне танып, иман, шәһадәт белән дөньяга килә. Аллаһыны таныган гыйбадәттә була. Ә гыйбадәтләрнең олыларыннан берсе — ата-анага хөрмәт. “Исра” сүрәсенең 23–24нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Раббыгыз сезгә бары тик Аңа гыйбадәт кылырга һәм ата-аналарыгызга яхшы мөнәсәбәттә булуыгызны боерды. Әгәр дә аларның берсе яисә икесе дә картайса, аларга “Уф” дип тә әйтмә. Аларга тавышыңны күтәрмә, олылау белән дәш, кече күңеллелек канатларын җәй. “Раббым, аларга мәрхәмәтле бул, алар мине кече вакыттан тәрбияләделәр”, — дип, дога кыл”.
Югарыда китерелгән аять белән Аллаһы Тәгалә ата–анасының дәрәҗәсен билгеләп, аларга кадер–хөрмәт балалары өстендәге бурыч булуын күрсәтә. Әти–әни белән сөйләшкәндә исемнәре белән түгел, ә аларның телен хөрмәт итеп, әтием-әнием, дип дәшәргә кирәк (“папа–мама” дип түгел!). Газизләрең нинди генә хәлдә булсалар да, “Уф” та дип әйтмә, ди Аллаһы Тәгалә, чөнки әниең сине авырлык өстенә авырлык белән 9 ай күтәргән, әтиең шул вакытта сезне ризыкландырган, инде син дөньяга килгәч, шатланган. Ризыгың — әниеңнең күкрәк сөте, әтиеңнең нык кулы — бишегең булган. Тәр- бия биргәннәр, гыйлем биргәннәр, өс–башыңны караганнар, хәвеф–хә-тәрдән саклаганнар. Бала чагында сине чиста итеп тотканнар, астыңны җыйганнар, төн йокыларын калдырып, сине караганнар. Авырсаң, шифасын тапканнар. Ялгышсаң, үгет-нәсыйхәт биргәннәр, догада булганнар.
Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килеп: “Әниемә нинди хөрмәт күрсәтсәм, аның ризалыгына ирешермен дә, аның алдында булган бурычымны үтәрмен икән?” — дип сорый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әгәр әниеңне кулыңа күтәргән килеш Мәдинәдән Мәккәгә барып, Хаҗ гыйбадәте үтәсәң дә, бу әниеңнең сине тапкандагы бер тулгагына да тормый”, — ди. Ягъни әти–әни каршын-дагы бурычыбыз олы, алар безнең ахирәт сәгадәтебез, тормышта терәгебез. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Хурлык, хурлык, хурлык әниләре картаеп та, аларга кадер–хөрмәт күрсәтеп, үзләренә җәннәттә урын әзерләмәү-челәргә”, — ди.
Бер егет әтисен бик хөрмәтләгән икән, картайгач, күтәреп йөргән, чиста–пакь тоткан, йомышын үтәгәндә дә җирәнмәгән. Шулай итеп гомер кичергәннәр. Бервакыт йокларга ятканда бу егет: “Мин әниемне дә карадым, әтиемне дә тәрбиялим, инде бурычымны үтәгәнмендер”, — дип уйланып, йокыга киткән. Төшендә моңа: “Әлбәттә, син бурычыңны үтисең. Әти–әниең сине карагандай карыйсың. Аллаһ разый булсын. Вә ләкин аерма шунда: әти–әниең сине бакканда, сине пакь тотканда, асларыңны җыйганда, тәрбияләгәндә, бу эшкә бурыч, дип карамадылар, шатлана–шатлана дәвамлы, тәүфыйклы булсын, миһербанлы–шәфкатьле булсын, дип, догада булдылар. Синең бу гамәлең аларның догасы бәрабәре, Аллаһының сиңа булган рәхмәте. Шул ук вакытта бер аерма бар. Алар караганда дәвамлы булсын дип, ә син тизрәк бетсен иде, дигән уйдан арына алмыйсың”, — дигән аваз килә. Пәйгам-бәребез (с.г.в.) әйтә: “Әти-әнинең баласы өчен кылган догасы кабул булмый калмас. Аллаһы Тәгаләгә кылынган дога бәрабәренә яши кешелек дөньясы. Дога — мөселманның калканы”, — ди.
Әти–әнине ризыкландыру, өс-башын карау, ярдәм итү — балалар вазыйфасы. Сүзләрен үтәргә тиешбез. Алар белән итагатьле булу, йомшаклык белән сөйләшү – безнең бурычыбыз. Намаздан соң, догада, Коръән укып та, аларга догада торырга тиешбез. Ата–ананың иң олы бәхете — уллары, кызлары белән иңгә–иң намазда торудан гыйбарәт. Ата баласына исем куша алмас, улы үлем түшәгендә яткан әти-әнисенә ясин чыга алмас дәрәҗәдәге кавем булудан саклан, татар халкы.
Хәтта әти–әниең ялгышса да, динсез булса да, Аллаһы Тәгалә безне аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булудан азат итми. Дөнья мәшәкатьләренә бәйле бөтен кушканнарын үтә, Аллаһы Тәгалә тыйганнарын эшләмә, итагатьлек белән ата–анага да үгет–нәсыйхәт кыл. Дәгъват дүрт баскычтан булып, аның беренчесе — таныштыру, икенчесе — дәгъват–нәсыйхәт, өченчесе — орышу, куркыту, дүртенчесе —үтәмәсә, җәза бирү. Ләкин әти–әнигә карата, беренче икесе кулланыла, ягъни аңлатып, төшендереп, таныштырып — сабырлык белән үгет–нәсыйхәт итәсең, ачуларын китермичә дәвамлы дәгъват алып барасың, ә инде өченче, дүртенче — орышу һәм җәза бирү тыелган. Синнән дәгъват, миннән хисап, ди Аллаһы Тәгалә. Кешегә иман нурын бирүче без түгел, ә Аллаһы Тәгалә. Йә Раббым, безләргә иман ныклыгын биреп, балаларыбызны ислам, иман нурында тәрбияләргә насыйп итсәң иде. “Ата–анагызны сүкмәгез, — ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). — Бу очракта үзеңнең әти-әниеңне генә истә тотма. Башкаларның да ата–анасына тел тидермә. Без бит асылда бөтенебез бер ата Адәм (г.с.) һәм бер ана Һәва балалары”.
Ата–аналарга хөрмәт булсын. Картлар йортында түгел, уллары, кызлары, оныклары белән кадер–хөрмәттә гомер кичерсеннәр. Бер кисәк ипи, бер чынаяк чәебезне дә жәлләмик алардан.
Мәрхүм әти–әниләребезне онытмыйк. “Аларга догада булыгыз, туганнарының хәлен белегез”, — ди Расүлаллаһ.
Зөфәр хәзрәт
Галиулла
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз