Комбайннар кырда

2013 елның 9 августы, җомга
Комбайннар кырда
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов комбайннар йөри алганда игеннәрне сугарга кирәк, дигән таләп куйды.
Йөри алмасалар тартып йөрү өчен тракторлар куярга кушты. Яңгырлар явып торганда кемнең күпме эшләгәнен сәгатьләп саныйлар хәзер.
— Безнең комбайннар басудан кайтмый, аз гына аязса, сугарга керешәләр, — ди “Ак Барс–агро” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов.
Кичтән яңгыр коеп киткән, ә бүген иртәдән кояш. Ширкәтнең 17 комбайны, кыр казларыдай тезелеп, арыш суга. Ашлыкны эшкәртеп, урнаштырып торалар. Чәчүгә дә беренчеләрдән булып керештеләр.
“Курса МТСы”нда да һәр сәгатьнең кадерен белеп эшлиләр. Быел ике яңа комбайн кайтты. Ашлык киптергечләр белән проблема юк, ындыр табакларында бөртекне озак яткырмыйлар. Халыкка да ашлык бирә башладылар.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов “Ак Барс–агро” һәм “Курса МТСы” ширкәтләре комбайнчылары Яхъя Габидуллин, Марсель Минһаҗевка политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хатларын, вымпеллар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
7 августка район буенча игеннәрнең 31 проценты җыйнап алынды. “Курса МТСы”нда — 58 процент. Уртача уңыш — 22,7 центнер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International