Игә белгән — икмәкле

2013 елның 9 августы, җомга
Игә белгән — икмәкле
Көзге культуралар игенче өчен һәрвакыт ышанычлы уңыш гаранты булган һәм шулай булып кала. Быелгы корылыкта сабан культуралары “янганда”да уҗым культуралары һәркайда әйбәт уңыш бирә. Шуңа күрә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы бөртеклеләр мәйданнарында уҗым культуралары өлешен 40 проценттан киметмәү бурычын куйды. Безнең районда ул 27–28 мең гектар булырга тиеш.
Безнең районда уҗым культураларыннан арыш, бодай, тритикале, шепкән, рапс игелә. Арыш һәр елны 20–22 мең гектар мәйдан били. Бу культура туфракның уңдырышлылыгына таләпчән түгел, туфракның ачылыгын яхшы кичерә. Салкынга чыдамлыгы белән аерылып тора, күп культуралар өчен яхшы элгәр дә. Шул ук вакытта аны игү технологиясен төгәл үтәү мөһим. Кайчан һәм күпме чәчүгә уңышы һәм аның сыйфаты гына түгел, ә озын кышны ничек чыга алуы да бәйле.
Бездә районлаштырылган “Радонь”, “Тантана”, “Татьяна”, “Памяти Кунакбаева” сортлары яхшы уңыш бирә. Сортларны урнаштырганда агрономнарга арышның бер–берсеннән серкәләнә торган культура икәнлеген истә тотарга кирәк. Ара калдыру таләбен үтәмәгәндә сортлар катнашачак.
Быел күчмә фонд арышы аз, димәк, яңа уңыш орлыгыннан чәчәргә туры киләчәк. Чәчү өчен кондицияле, тулы кыйммәтле, бертигез орлыклар булуы шарт, өченче репродукциядән да ким булмаска тиеш. Орлыкларны җылыту һәм тәкъдим ителә торган препаратлар белән эшкәртү яхшы тишелеш шарты булып тора.
Кайбер хуҗалыкларның матди–техник базасы югары сыйфатлы орлыклар әзерләрлек хәлдә түгел. Алар “Ак Барс–агро” хуҗалыгына мөрәҗәгать итә алалар. Бу хуҗалык арыш игү һәм аның югары сыйфатлы орлыкларын әзерләү буенча нәтиҗәле эшли. Матди–техник базасы бик яхшы, элитадан түбән булмаган “Памяти Кунакбаева”, “Татьяна” сортларын игәләр. “Курса МТСы”, “Кырлай” ширкәтләрендә дә арышның югары уңыш бирә торган сортлары игелә.
Арышны чәчү срокларында уртача һава температурасы 15–16 градус була. Чәчүне, үсемлекләр көзен артык үсеп китмәсен өчен, биләүле пар җирләреннән башларга кирәк. Арышның нормаль үсеп калуы өчен көзен актив үсү чоры 40–42 көн булырга тиешлеген дә онытырга ярамый.
Күп еллар тупланган мәгълүматлардан күренгәнчә, 31 августка кадәр чәчелгән уҗым кырларында кышлап чыгу хәтәрлеге — 10, 1–10 сентябрьдә чәчелгәндә — 50 процент, 10 сентябрьдән соң — бернинди гарантия юк. Бу чәчүлекләр яхшы тармаклана, җитәрлек күләмдә шикәр туплый, чыныга алмый, шуңа күрә кышлаганда шактый сирәкләнә.
Чәчү нормасы чиста парда — гектарга 4,5, биләүле парда — 5–5,5 млн. орлык.
Көпшәк, эре кәсәнкеле туфрак өслеге — арыш шытымнарының дошманы. Шуңа күрә эшкәртелгән туфракның вак кәсәнкеле булуына ирешергә кирәк. Эшкәртү системасы элгәргә дә бәйле. Иң яхшы элгәрләр — чиста һәм биләүле пар (яшел азыкка кузаклы культуралар), борчак, рапс, бер каты чабылган күпьеллык үлән басулары. Арышка арыш чәчәргә ярамый, бу тамыр черегенең нык үрчүенә китерә.
Арышны тирән чәчәсе юк, авыр туфракта — 2–3 см.
Көзге бодай тышкы мохиткә бик таләпчән. Үсү, уңыш формалашу өчен беренче көннәрдән алып бөртек тулганчы азот кирәк. Фосфор җитмәү салкынга каршы торучанлыкны киметә.
Уртача 30 центнер уңыш алу өчен гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 130 килограмм ашлама кертергә кирәк. Һәр хуҗалык моны булдыра алмый.
Көзге бодай ачы туфракта уңыш бирми. Аны кыяк авыруларына каршы көрәшмичә игеп булмый. Кыскасы, бу культура югары игенчелек культурасына ия һәм акчасы булган хуҗалыклар өчен. Ә менә технологияне үтәгәндә, югары уңыш бирә, теләсә кайсы елны сорау зур. “Игенче” хуҗалыгында уңай тәҗрибә тупланды. Буталмасын өчен монда арышны бөтенләй чәчмиләр. Быел бодайның гектарыннан 37–44 центнер уңыш алалар.
Үсемлек авыруларының яртысыннан артыгы орлыклар аша күчә. Шуңа күрә үзвакытында (7–14 көн алдан) агуларга кирәк.
Миннәхмәт
СӘГЫЙТЬҖАНОВ,
район авыл хуҗалыгы
һәм азык–төлек
идарәсенең
үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International