Белемле һәм тәрбияле булсыннар

2013 елның 9 августы, җомга
Белемле һәм тәрбияле булсыннар
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров соңгы көннәрдә мәктәпләр, балалар бакчаларының эшчәнлеге белән танышуны дәвам итте. Ул үзе булган урыннарда урып–җыю эшләренең барышы, терлекчелек мәсьәләләре белән дә кызыксынды, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты.
Район башлыгы, гомумән алганда, мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлегеннән канәгать калды, мәктәп яны территорияләрендә зур хезмәт куелуын билгеләп үтте.
— Бик яхшылар, уртачалар, уртачадан түбәннәр бар, әмма начарлар юк, — диде ул.
Әйе, соңгы елларда мәктәпләр, балалар бакчаларының чәчәккә күмелеп утыруына күнегеп беттек. Балаларга кыш буена җи-тәрлек җиләк–җимеш, яшелчәне дә үзләре үстерәләр. Бу әле мәсьәләнең бер ягы гына. Бала монда хезмәт тәрбиясе ала, үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрә, матурлык тудырырга өйрәнә.
Быел Югары Божа балалар бакчасын танырлык түгел. Әле берничә ел элек кенә бик шәптән түгел иде монда хәлләр. Узган ел бинасы ныклап төзекләндерелде, коймасы яңарды, уен мәйданчыклары җиһазланды. Хәзер бинага, территориясенә карап туйгысыз, яңа мөдир җитәкчелегендә гөлбакча ясаганнар, биредә балалар үзләрен бик әйбәт хис итәдер.
Урта Курса мәктәбе коллективы да быел тырышлыгын арттырган, бакчада уңай якка үзгәрешләр зур. Курса–Почмак, Сикертән, Сеҗе мәктәпләре яңа уку елына әйбәт әзерләнгәннәр. Сеҗе мәктәбенең бакчасы аеруча бай.
Район башлыгы Сикертәндә быел яңа ачылган клубта да булды, аның эшчәнлеге белән кызыксынды, нәтиҗәле файдалану буенча киңәшләрен бирде.
“Ак Барс–агро” ширкәте җитәк-чесе Шәйдулла Сәлахов урып–җыю эшләренең барышы, көзге чәчүгә әзерлек, терлек азыгы әзерләү, терлекчелек тармагында эшләрнең торышы турында сөйләде.
Алмас Әминович авылларның төзеклегенә, ферма тирәләре, юл кырыйлары, басуларның торышына да игътибар итеп йөрде. Олы юл буйлары ярыйсы иде. Мәтәскә, Мөндеш, Кырлай якларына чыккач аның кәефе үзгәрде. Юл буйларында гына түгел, басуда да “каерылып уңган” алабута, буш бакчалардагы әремнәр берәүгә дә шатлык өстәмидер. Иске Кырлай мәктәбе янәшәсендәге юлда күлдәвек, җәяүле кеше аннан үтә дә алмас. Узган ел Урта Пошалымда шундый хәл иде. Шунда бер–ике машина вак таш салдырып булмыймы инде?
Казанбаш мәктәбе директоры Даниял Низамов үзеннән соң (ул лаеклы ялда) матур эз калдырган. Мәктәп чәчәкләргә күмелеп утыра, яшелчәләре дә уңган, мәктәпне дә тырышып әзерләгәннәр. Укытучылар, укучылар хезмәте күз алдында.
Хәсәншәех, Апаз, Носы, Пөшәңгәр мәктәпләре коллективлары, һәрвакыттагыча, үз дәрәҗәләрен югары тота. Пөшәңгәр мәктәбенә килгән кеше, болай да эшләп була икән дип, шаккатып китә. Һәр елны нинди дә булса яңалык. Быел су савытын “паровоз” итеп ясаганнар, тәгәрмәчләре, төтен торбасы — бар да бар. Алай гына да түгел әле, шул “паровоздан” түтәлләргә шланглар сузылган, чиләк күтәреп су ташыйсы да юк. Хезмәт әнә шулай файдалы, күңелле, балаларның гайрәтен чигерми торган итеп оештырылган.
Арча шәһәрендәге балалар бакчалары бик әйбәт тәэсир калдырды. Биналарының эче дә, тышы да балкып тора, бакчаларында — чәчәкләр дөньясы. Ул “Бәләкәч” бакчасы үзе бер хозурлык!
Район башлыгы укытучылар, тәрбиячеләр коллективлары белән очрашканда, балаларга тирән белем бирү белән бергә, әхлак тәрбиясе бирү дә бергә барырга тиеш, диде. Балаларны әдәпле, тәртипле, намуслы итеп тәрбияләргә. Агач, чәчәк, яшелчә үстерү, матурлыкны, табигатьне яратырга өйрәтү — бар да шул максатны күздә тота.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International