Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Татарча да, русча да яхшы бел
2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Татарча да, русча да яхшы бел
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең икенче секция программасы 5нче гимназиядә башланып китте, “Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре” дигән темага багышланды.
Анда милли мәгариф кураторлары — муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары, милли мәгариф буенча белгечләр, мәгълүмати–методик үзәк методистлары катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова сәламләде.
— Арча ягы — мәгърифәтле як. Без үз тарихыбыз белән горурланабыз, гореф–гадәтләребезне саклыйбыз. Балаларны әдәбиятка тартабыз, татар теленә багышлап төрле бәйгеләр оештырабыз. Үзебездә Гариф Ахунов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр булдырдык. Районыбыздан чыккан язучылар белән очрашып торабыз. Тукай җирендә очрашу сезгә илһам бирсен, канатланып эшләргә ярдәм итсен, — диде ул.
Аннан татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр куллану буенча мастер–класслар үткәрелде. Милли мәктәпләргә педагогик кадрлар әзерләүнең актуаль проблемалары һәм перспективалар белән Арча педагогика көллиятенең татар филологиясе кафедрасы җитәкчесе Рузия Гарапшина һәм укытучы Әлфия Төхфәтуллина таныштырды.
— Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәрбиячеләр өчен курслар оештырылган иде. Узган ел анда арчалылар укыса, быел Алексеевск, Биектау, Мамадыш районнарыннан да килделәр, — диде Әлфия Төхфәтуллина. — Биредә без рус милләтеннән булган тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтәбез.
25–30 еллык хезмәт стажлары булган Светлана Петрова, Ольга Шәрипова, Ольга Темячева, Светлана Гафарова, балалар белән килеп, эш нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар.
Ашытбаш мәктәбенең югары квалификацион категория-ле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүхәдиева татар сыйныфларында татар әдәбиятын А.Яхин технологиясе буенча иҗади үсеш технологияләрен кулланып укыту, 5нче гимназиядән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гыйлаҗева рус мәктәбенең татар төркемнәрендә татар теле һәм татар әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр куллану, икенче мәктәптән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фатыйхова рус балаларына татар телен өйрәтүдә “Ана теле” он–лайн мәктәбе технологияләрен файдалану, беренче мәктәптән югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Сафиуллина татар телен укытуда Сингапур мәгариф системасы технологиясен куллану буенча мастер–класслар үткәрделәр.
Аннан киңәшмәдә катнашучылар “Казан арты” тарих–этнография музее белән таныштылар, үзәк мәйданда Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча театральләштерелгән тамаша карадылар, районда булдырылган Гариф Ахунов, Габдулла Тукай премияләрен алган укучылар иҗаты белән таныштылар, язучылар аллеясына чәчәкләр салдылар. Кунакларга музыка, сәнгать, әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен зур бүләккә лаек булган җырчы егетебез Булат Бәхтияров, Эльза Камалова җитәкчелегендәге “Ар–и–Эль” бию төркеме чыгышлары, яшь шагыйрәбез Гөлшат Мәҗитова шигырьләре бик ошады, икенче сыйныф укучысы Диләрә Булатованың сәнгатьле итеп шигырь укуы сокландырды.
Киңәшмәнең пленар өлеше Арча сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Биредә дә алар иң беренче Лесхоз мәктәбенең урман музее, Яңа Кишет мәктәбенең Гани Сафиуллин, 7нче мәктәп, Өчиле мәктәбенең туган якны өйрәнү музейлары, Наласа мәктәбенең Наласа авылы музее, Түбән Мәтәскә мәктәбенең туган як этнография музее, шулай ук “Казан арты” тарих–этнография, Габдулла Тукай музей–комплексы, әдәбият һәм сәнгать, “Әлифба” музейлары эшләре белән таныштылар, мәктәпләр оештырган күргәзмәләрне карадылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты.
— Милли мәгариф — иң төп проблемаларның берсе. Бездә ике дәүләт теле. Балалар мәктәпне тәмамлаганда рус, татар, инглиз телен әйбәт белсәләр, бик яхшы булачак. Ә аларны өйрәтү — безнең бурыч. Моны без тормышка ашырырга тиеш. Нинди көчле шәхесләр биргән Арча төбәгенә юкка гына җыелмадык. Рус балаларын татар теленә өйрәтү буенча проблемаларны да хәл итәргә, уңай тәҗрибәләрне кулланып, бу юнәлештә дә эшне башларга кирәк, — диде ул.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, “Милли мәгариф һәм яңа технологияләр: проблемалар, үсеш мөмкинлекләре” дигән темага чыгыш ясап, коммуникатив технологияләр кулланып эшләгәндә, рус мәктәпләрендә татар телен укытуда югары нәтиҗәләргә ирешеп булуы турында сөйләде.
Арча мәгариф идарәсенең мәгълүмати–методик үзәк җитәкчесе Зөлфия Кәлимуллина, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты ректоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Тарасова һәм башкалар чыгышлары да татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын күтәрү, милли мәгарифне үстерү мәсьәләләрен үз эченә алды.
— Арча — бик күп мәгърифәтчеләр, артистлар, язучылар биргән төбәк. Бүгенге киңәшмәнең Арча җирлегендә үткәрелүенең нигезе бар. Бездә алган тәҗрибәләрегез үзегездә файдаланырлык булсын, Арчада булган вакытыгыз матур мизгел булып күңелегездә саклансын, — диде Арчамуниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
— Россия төбәкләрендә 4300 татар авылы бар. Күбесендә татар теле укыталар. Сезгә аларга үрнәк булырлык итеп эшләргә кирәк, — диде аңа кушылып Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
Соңыннан алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. Яңа Кырлай мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булды.
Утырыштан соң кунаклар Укучылар сарае эшчәнлеге белән таныштылар, “Тукай якташы” берләшмәсе (җитәкчесе — Зөлфирә Зарипова) оештырган чараны карадылар, 4нче балалар бакчасында булдылар.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз