Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тәрбиячеләр могҗизалар эшләргә сәләтле
2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Тәрбиячеләр могҗизалар эшләргә сәләтле
Арчада Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында секцияләр эшли башлады. Педагоглар ике юнәлештә эшләде. Беренчесендә балаларга мәктәпкәчә белем бирүчеләр тәҗрибә уртаклашса, алдынгы ысулларны өйрәнсә, икенчесендә—башлангыч белем бирү методистлары яңалыклар туплады.
Иртәдән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, муниципаль мәгариф идарәсе органнарының, мәгълүмати–методик үзәкләрнең мәктәпкәчә белем бирүгә җаваплы методистлары, урта махсус белем учреждениеләре укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре эшне башлап җибәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар Арчаның 5нче гимназиясе базасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2нче балалар бакчасы нәниләре әзерләгән күңелле һәм файдалы тамашаны карагач, өч маршрутка бүленеп, Арчаның 1нче, 4нче һәм 5нче бакчаларында оештырылган секцияләрдә эшләделәр. Программалар “Мәктәпкәчә белем бирүдә инновацион технологияләр” темасына багышланды.
Республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре нинди дә булса яңалык алуны, башкалар тәҗрибәсен өйрәнүне максат итеп куйдылар. Килгән кунаклар Арча чиста, матур шәһәр, халкы бик кунакчыл икән, дип сокландылар. Заманча итеп төзелгән 4нче балалар бакчасы “Бәләкәч”тә булгач, кайберәүләр бездә дә мондый бакча булса, рәхәтләнеп эшләр идек, дип, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Кунаклар, чыннан да, өйрәнерлек нәрсәләр күп, Арча тәмам шәһәр булып өлгергән, дигән бәяне бирделәр.
Арчалылар, афәрин, бик тырышкан, бай эчтәлекле программа әзерләгән. Балалар белән яңача эшләү ысуллары белән танышканда педагогларның “тагын нәрсә булыр икән, дип” осталык дәресләреннән хәтта аерыласылары килмәде. Тукай районы балалар бакчасы мөдире Зәйтүнә Камалиева: “1нче балалар бакчасында интерактив өстәл кулланып, анимация үрнәкләре бирү (пыяла өстенә ком сибеп, төрле сурәтләр ясау) бик ошады. Кайткач, һичшисез, үзебездә дә кулланачакбыз”, — дип үзенең фикерләре белән уртаклашты. Киңәшмәдә катнашучылар Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Миләүшә Нуриева, Әлфия Төхфәтуллина, Дилә Шаһиеваның рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү турындагы чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Быелгы уку елыннан Арча педагогика көллиятендә Милли кадрлар әзерләү үзәге эшли башлаячак, дип хәбәр итте алар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерүне таләп итә. Җөмһүриятебез башлыгы: “Бүгенге көндә татар телен саклап калу, аны тагын да үстерү баланың кече яшеннән үк, ягъни балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш, һәм бу мәсьәлә икеләтә мөһим”,— ди. Хәзер балалар бакчаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләрнең татар телен өйрәнүләре таләп ителә. Шул максаттан республикабызның кайбер педагогика көллиятләрендә, Арчада да, махсус үзәкләр ачылачак. “Узган ел Казанда укып кайттык, соңыннан үзебездә, Арча педагогика көллиятендә, районыбызның рус телле тәрбиячеләре өчен татар телен өйрәнү курслары оештырылды, — дип сөйләде югары категорияле укытучы Әлфия Төхфәтуллина. —Арчадан һәм авыллардан 14 тәрбияче белән шөгыльләндек. Хәтта 25 ел эшләгән рус телле тәрбиячеләр татар телен бик теләп һәм аның кирәклеген аңлап өйрәнделәр. Быелның 29 июленнән мондый курсларның икенчесе башланды. Бу юлы без аны республиканың башка тәрбиячеләре өчен дә оештырдык”.
Пленар утырышта Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Утырыш Арчаның 1нче мәктәбендә булды. Мәктәп фойесында балалар бакчалары хезмәткәрләре оештырган күргәзмәләрне карап, эш папкалары белән танышып, яңа китаплар сатып алган педагоглар эшлекле сөйләшүгә җыелдылар. Быелның 1 сентябреннән “РФнең Мәгариф турындагы” яңа законы гамәлгә кергәч, белем бирү учреждениеләрендә, шул исәптән балалар бакчаларында да, хезмәт федераль стандарт буенча оештырылачагы ассызыклап үтелде. “Федераль стандарт буенча эшләве безгә дә җиңел булачак”,— диде министр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен кадрлар, заманча җиһазлар белән тәэмин итү, биналарын ныклап төзекләндерү, яңаларын төзү, балаларны 3яшьтән бакчага урнаштыру һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. “Бакча — ул мәктәп белеменең беренче баскычы”, — диде министр Энгель Фәттахов. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү мәсьәләсенә игътибар тагын да артачак, дигән сүз бу. Бакчаларда эшләүче тәрбиячеләрнең быелның 1 гыйнварыннан хезмәт хакларының артуы, әлбәттә, аларның эш сыйфатына уңай йогынты ясый. Матди яктан кызыксындыру хезмәткә дәрт, күңел җылылыгы уята. Билгеле, тәрбиячеләргә таләп тә арта. Заман таләбе. “Бала бакчада үзләштергәнне тормышта куллана белергә, психологик яктан мәктәпкә барырга әзер булырга тиеш”, — дип сөйләде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин. Шулай итеп, тәрбиячеләрдән заманча җиһазлар ярдәмендә яңача эш алымнары белән зур хезмәт таләп ителә.
Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева бездәге уңай тәҗрибәләр турында сөйләде, балаларның бакчадан мәктәпкә татар һәм рус телләрен тормышта куланырлык итеп өйрәнеп, белеп чыгачакларын ышандырды.
Республика буенча 1842 бала бакчаларга чират көтә. “Бу бик зур сан”, — диде министр. Әлеге мәсьәләне биналар төзү, яңа төркемнәр, гаилә бакчалары оештыру, инвесторларның шәхси бакчалар ачуы белән хәл итеп булуы турында сөйләшенде. Электрон чиратлар хакында да сүз булды. “Тәртип урнаштырмый торып туктамаячакбыз”, — дип, катгый итеп әйтте Энгель Фәттахов. 2016 елда 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрле балаларның барысы да бакчага урнаштырылачак, дигән хәбәр әйтелде. Республикада 38 гаилә балалар бакчасы эшләсә, шуның 10сы — Арча районында. Министр акчалы инвесторларның шәхси бакчалар оештыруын киләчәге булган юнәлеш, дип атады һәм һәр районда бер генә булса да шундый бакча ачылсын иде, дигән теләк белдерде.
Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова кайбер чит илләрдәге тәҗрибәләр турында да сөйләде. Бакчаларда һәр баланың үсеше буенча шәхси портфель алып барган илләр бар, бу исә бала мәктәпкә укырга кергәч, аның шәхес булып өлге-рүенә ярдәм итә. Казан шәһәренең бассейнлы, компютер сыйныфлы 283нче балалар бакчасы мөдире Айзирәк Андреева дауна авыртулы бала белән ничек эшләүләре, сабыйны тормыш итәргә яраклы итеп тәрбияләүләре турында сөйләп, тәрбиячеләрнең могҗизалар эшләргә сәләтле икәнен тасвирлады. Арчада үткән секция эшләре дә шуны раслады.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз