Хезмәтләре мактаулы

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Хезмәтләре мактаулы
12 августта муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Курса МТСы” һәм “Ак Барс–агро” ширкәтләрендә кыр эшләренең барышы белән танышты, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште.
“Курса МТСы”ның ындыр табагында эш кызу. Биредә басудан кайткан ашлыкны көшелләрдә озак тотмыйча чистартып, эшкәртеп, урнаштырып баралар.
—Арпаны киптерергә туры килә, — ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. —Аның мәйданнары шактый иде, уңышы гына көткәнчә булып җитмәде.
Басулар буйлап барабыз. Хуҗалык җитәкчесе быелгы уңыш астына күпме аммиак суы, башка ашламалар кертелүе, үсемлекләрне саклау чаралары күрелүе турында сөйли. “Менә яңгырлар шунда кадәр яуды, — ди ул. — Тимер юлның теге ягындагы басуларга эләкмәде. Бәхеткә, шактый җиргә явып китте. Ул басуларда арпа да гектардан 20 центнердан артык чыкты”. Монда сүз июнь башында яуган яңгыр турында бара.
— Әнә монысы Рәис Камалиев комбайны, — ди Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Быел җиде мең центнердан артык суктырды инде.
— Рәис янында туктыйбыз, — диде район башлыгы.
Рәисне район башлыгы гына түгел, республиканың элекке һәм хәзерге Президентлары да белә. Алар Урта Курсада булганда Камалиевлар хуҗалыгына да кергәннәр иде. Мондый бәхет сирәк кешегә тәти.
Ике арада җылы сөйләшү булып алды. Рәиснең кәефе әйбәт, комбайны көйле эшли. Хуҗалыкта соңгы елларда комбайннар яңара. “Нива”лар белән бергә “Акрос”, “Тукано” маркалылары да иңли басуларны. Курсалылар сабыр гына, яши алганнарының кадерен белеп, матди–техник базаны әкренләп ныгыталар. Терлекчелектә дә шулай, узган ел заманча җиһазланган фермалар да төзеп куйдылар.
Алмас Назиров хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Шамил Гыйбадуллинга “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең Рәхмәт хатын, вымпел һәм акчалата бүләк тапшырды.
Хуҗалыкта биш агрегат чәчү өчен җир әзерли, чәчә. Тагын биш трактор туфракны төп эшкәртү белән мәшгуль.
Район башлыгы “Ак Барс–агро” ширкәте комбайнчысы Таһир Сабировка да бүләкләр тапшырды.
Бу хуҗалыкта куәтле “Нью–Холланд” комбайннары эшли. Уңыш буенча да хуҗалык республикада да иң алдынгылардан. Ходай Тәгалә бу яклардан быел яңгырларны да кызганмады. Арыш гектардан 39–40 центнер бирә. Борчактан 22 центнер чыккан. Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов район башлыгына мул уңыш вәгъдә итүче бәрәңге, рапс, өчәр метрлы кукуруз басуларын күрсәтте.
Быел арышны 2 мең гектарда чәчәчәкләр. Пар җирләренә 800 гектар чәчелгән инде. Район башлыгы эшнең сыйфатына да игътибар итте: бөтенләй кәсәнке әсәре юк, туфрак мамыктай, күгәрчен тәпие эзе төшәрлек.
Сыйфат дигәннән, “Курса МТСы”нда да, “Ак Барс–агро”да да комбайннар артыннан бер бөртек тә таба алмадык. “Ак Барс–агро” ширкәтендә комбайнчылар сыйфатлы, җитештерүчән эшләгән өчен генә дә көнгә 900әр сум премия языла. “Әйбәт эшләгән комбайнчы сезонга 100 мең сумнан ким алмаячак”, — ди Шәйдулла Сәлахов.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International