“Әлмәндәр“ләр Яңа Кенәргә җыелды

2023 елның 8 апреле, шимбә

Яңа Кенәрдә ветеран командалары арасында волейбол турниры узды

“Әлдермештән Әлмәндәр”не карамаган татар сирәктер. Төп геройның тормыш фәлсәфәсе барыбызга үрнәк. Һәр авылның үз “Әлмәндәр“е була торгандыр ул. Ә менә узган якшәмбедә аларның күбесе Яңа Кенәргә җыелды.

Сүзем биредә сугыш хәрәкәтләре ветераннары хөрмәтенә район башлыгы призына үткән волейбол турниры турында. Ул Яңа Кенәр, Әтнә, Саба, Теләче һәм Биектау районнарының ветеран командалары арасында узды. Аны шушы авылда бөтен гомерен спортны үстерүгә багышлаган педагог, әлеге бәйгедә катнашкан кайбер абзыйларның да остазы булган Ришат ага Садиков оештырды. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев та аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ярышларда куллану өчен ике волейбол тубы (соңыннан белештек – һәрберсе унбишәр мең сум тора икән ) бүләк итте. 

Әйткәнемчә, Ришат аганы Кенәр “Әлмәндәр“е дисәк тә була. Утыз елдан артык шушы төбәктә физкультура укыткан остаз инде күптән лаеклы ялда булса да, ел да зурлап берничә бәйге уздырып килә.  Аның берсендә хәтта респуликабыз Хөкүмәте командасы да катнаша. Бу үзе күп нәрсә турында сөйли... Димәк, Ришат аганың абруе зур, аны хөрмәт итәләр. Шулай булмаса биш районнан инде үзләре дә ил агаларына әверелгән чал чәчле ветераннар кырык эшен кырык якка ташлап Яңа Кенәргә җыелыр идеме!?

Әтнәләрне инде күптән үзе башкаларның остазына әверелгән якташыбыз Нәкип Мәгъсүмов туплап килгән. Ул да Ришат Садиков шәкерте. “Укыган чагында спортзалдан куып чыгарып булмый иде үзен, – дип сөйләде аның турында Ришат Кашшапович. –  Шуңа күрә аның минем  юлдан китүе гаҗәп тә түгел. Соңыннан Әтнә мәктәбендә физкультура укытканда Нәкыйп тә менә дигән волейбол командасы туплады һәм Россия дәрәҗәсендә җиңүләр яулады”. 

Андый укучылары бөтен Татарстанга таралган Кенәр “Әлмәндәр“енең. Үзенең өч улына да волейбол җене йоктырган ул. Илдар, Илшат, Инсаф әтиләре үткәргән һәр бәйгедә катнашып матур уен күрсәтәләр.

Уеннарның үзенә килгәндә, андагы азарт, эмоцияләрне әйтеп-аңлатып бетерә торган гына түгел. Мең кат ишеткәнче - бер күрүең артык,  дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Мәктәп спорт залы иртәдән кичкә кадәр шау-гөр килеп торды. “Әлмәндәр“ләрнең шат күңеллелегенә, оптимизмына, җитезлегенә шаккатарлык. Яшьләрең бер читтә торсын, валлаһи!

Ярыш булгач җиңүчесез булмый, әлбәттә. Бу юлы кыйбла күршеләр – биектаулар беренчелекне яулады. Сабаларда көмеш, әтнәләрдә бронза медальләр. Соңыннан турнирда катнашучылар барысы да бәйгене оештырган Ришат ага Садиковка, район хакимияте һәм мәктәп коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International