Яхшы бәя алдылар

2023 елның 8 апреле, шимбә

28 мартта “Тукай“ ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга техник карау үткәрелде.

“Техник карауга 21 техника куелган иде, – ди “Россельхоз-надзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов. – Механизаторлар  еллык техник карауга җаваплы караган, техника таләпләргә туры килә һәм аларның барысына да техник карау үтү турындагы таныклык биреләчәк. Техника һәм янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштек“.

29 мартта шундый ук техник карау “Игенче“ ширкәтендә узды. Монда инде техниканың саны да тәэсирләндерерлек – 40ка якын. Чәчүлек мәйданнары иң зур булган хуҗалык бу. Барысы да ялт иткән, бүген генә заводтан чыккан диярсең. Габделхак Касыймов һәрберсенең әзерлеген җентекләп тикшерде һәм канәгать калды.

Иң яхшы әзерләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Беренче урында Фаил Исхаков, Ирек Хәсәнов – икенче, Ильяр Сибгатуллин белән Альберт Кәримов өченче булды. Иң яшь һәм иң өлкән яшьтәге механизаторга да бүләк бар иде. Аларны аталы-уллы Рәфкать һәм Рифат Мөхәммәтгалиевлар алды.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International